Мөслим-информ

Илләр гизик, тик илебездән бизмик

Чиратта – Гиннессның рекордлар китабына кергән Бурдж Халифа башнясына сәяхәт. 828 метрлы, 163 катлы бу корылма 2010 елдан бирле халыкка хезмәт итә. 6 мең чыганактан төрле төсләр белән яктыртылучы, 1 меңнән артык композиция ясап, 150 метр биеклеккә күтәрелүче музыкаль фонтанның матурлыгына карап, кеше гыйлеменең нинди могҗизалар тудыруга сәләтле икәненә ничек сокланмыйсың?! Бурдж Халифа – бөтен дөнья рестораннары үзәге буларак та дөнья элитасының иң яраткан җире.

Бик зур кызыксыну уяткан Глобал Вилладж, ягъни “Бөтендөнья авылы” дип аталган сезонлы ярминкә турында да әйтми кала алмыйм. Октябрь-май айларында эшләүче әлеге ярминкәдә һәр ил үз стилендә төзелгән бинада үз илендә әзерләнгән продуктларны, халык җәүһәрләре үрнәген сата. (Сүз уңаеннан, бу илгә бездән кергән товар аз. Читтән кергән һәр товарга гарәп телендә бу ил ярлыгы ябыштырылган) Соклана-соклана, үзебезчә горурланып, Рәсәй төзегән гүзәл корылмага якынлашабыз. Бермәлгә хәтта үзебезне Мәскәүдә кебек хис иттек. Тик... эченә керсәк?!? Анда безнең матрешкалар, “Чистая линия” шампуньнәре, башкорт балы һәм ... шыплап тутырылган Кытай “ширпотреб”лары. Я инде, бездә юкмы дөньяга күрсәтер товар?! Татарстаныбызда гына да һөнәри осталарыбыз тудырган күпме хезмәт җимешләре бар бит, югыйсә. Ә менә төрекләр белән беркем дә ярыша алмый: үз товарлары гына, күптөрле, искиткеч зәвыклы. Сатучы төрекләр, әле инглизчә, әле русча, әле төрекчә товарларын мактап, бер алдыңа, биш артыңа төшеп, биеп кенә торалар. Шунда ук төрек кухнясы тулы куәтенә эшли, музыкасы яңгырый. Пакыстан, Сурия, Ливан, Иран товарлары да үзенчәлекле иде. Биредә булганнан соң күңелгә “Туризм үзәге булып килүче Казаныбызда да, шушы типта биналар булдырылып, туристларга җөмһүриятебездә яшәүче милләтләр культурасы, уңышлы эш үрнәкләре күрсәтелсә, кызыклы һәм файдалы булыр иде” дигән уйлар килде. Халыклар дуслыгы йортында кайбер үрнәкләр бар, тик ул һәркем йөри торган җир түгел бит. Үзебезнең районда да берничә милләт яши. Бәлки, буш биналарның берсендә шуны эшләргәдер. Ничә еллар бергә яшәп, әрмән, мари, рус халкының үзләренә хас осталык белән әзерли белгән ризыклары, иҗат эшләренең күбесе безнең өчен сер булып кала бирә бит. Яшьләргә дә матур үрнәк булыр иде, минемчә. 
Дубай Моллдагы дөньяда иң зур, километрдан артыкка сузылган культура-сәүдә комплексы хакында берничә сүз. Комплекс эчендәге кинотеатрлар, чиксез күп сандагы рестораннар, шоулар, аттракционнар, 33 меңнән артык төрдәге диңгез балыгы, 400 ләп акуласы булган дөньядагы иң зур океанариумга кем генә битараф калыр иде икән – һәрберсе янына кешеләр җыелган. Тик бернинди этеш-төртеш юк, абсолют тәртип, чисталык. Шушы бина эчендә үк 1500 кеше шуарлык чаңгы комплексы эшли. Әлеге ясалма тауда чаңгы шуу 4000 сумнан артык тора. Акцияләр, бәя төшереп сатулар монда да кешене тиз кулга ала. 
Сәяхәтләр, сәяхәтләр... Өч утраудан финик пальмасы формасында төзелгән ясалма Пальма утравы да – искиткеч матур архипелаг. Аквапарк, Джумейра Мәдинәте, базар-музей, логоленд-парк һ.б. Һәрберсе турында кыйсса язарлык. Үзегезгә барып күрергә язсын дигән теләктә бу темага нокта куям. Ил турында тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр Чулпанның инстаграм битендә @chulpandi сылтамасы буенча таныша ала. 
Гарәп ирләренә – актан, хатын-кызларына карадан киенү хас. Ураза аенда монда 10 яшьтән кечкенәләр һәм авырлы хатыннар гына көндез ашый ала. Бу чорда тәмәке тарту, музыка тыңлауны да чиклиләр. Рестораннар 19 сәгатьтән соң гына эшли башлый. Закон бозучыга җәза каты. Алкоголь эчемлекләре сату (ул болай да Аджманда гына, Дубайда аракылы коктейль сатыла башлаган) ай буена туктатыла. Израильдә булган кешене бу илгә кертмиләр. 
Гарәп Әмирлегендә ахирәттә “фатир алганчы” эшләү каралмаган. Хатын-кызлар – 55, ирләр 60 яшьтән лаеклы ялга чыга. Минималь пенсия күләме – айга 180 мең сум. Пенсия фондына 25 ел взнос түләгән очракта максималь, ягъни эш хакының 80% ы түләнә. Чит илдән килеп эшләүчеләргә пенсия түгел, бер генә тапкыр түләү (вознаграждение) каралган. Эш бирүче эшләгән елларына карап түли икән. 
Югарыда язылганнардан аңлавыбызча, бу илдә барысы да әйбәт, шома гына бара кебек. Шулай да “экранның арткы ягына чыгып” та бәя биреп карыйм әле. Дубайда турист булу һәм яшәү-эшләү – икесе ике нәрсә. Яхшы эш табу өчен инглиз телен камил белергә кирәк. Әхлаксыз, җиңел юл белән генә акча эшләргә омтылучыларга законнар каты. Биредә медицина хезмәте бик кыйммәт. Ашыгыч ярдәм чакырту да – 5 мең сум. Беренче ярдәм күрсәтү генә бушлай. Дөрес, җирле халык бу очракта да чыгымның 20 процентын гына түли. Авырлы хатынга бала тапканчы – 2-3 атна, аннан соң 45-90 көн ял бирелә. Түләүне хуҗа хәл итә. Илдә электр киң кулланылышта. Газ юк. Килеп күпме эшләсәң дә, пенсия түләнми. 
Гид һәм Чулпан сөйләгәннәрнең күбесен бәян иттем, ниһаять. Көннәр әкренләп алга тәгәри. Ак болытларга тиң карлары, саф йомшак җилле назлы язлары, чәчәкле-җиләкле җәйләре, яңгырлы мул көзләре булган, кыскасы, “җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явучы” газиз Ватаныбызга кайтып китәр көннәр дә якынлаша. Юк, җәмәгать, рәхәт булса да торган җир, сагындыра бит туган ил. 
Килгәннән бирле сүзсез генә кызымны күзәтәм. Иртән тору белән намаз укый да, “Татар радиосы”н ачып куя. Интернетта – “Татарлар”, “Халкым минем”, “Ком сәгате” һ.б. – теләгәнен кара. Балалар белән көн дә хәбәрләшәбез. Кичке аштан соң “Орел и Решка” аша 1-2 илгә “сәяхәт итеп” алабыз, Чулпан үзе белгән-күргәннәрен өсти. Бары да шәп кебек. Тик соңгы вакытта җанны ниндидер моңсулык, ямансу билгесезлек били. Нинди халәт бу – аңламыйм. Китәргә бер көн кала Чулпанның: “Әти, әни, телгәнчә йөреп, теләгәнегезне ала алдыгызмы инде, канәгатьме сез минем монда яшәүдән?” – дип соравына үзем дә сизмәстән: “Теләгәнне алу белән мени, кызым, син монда калгач”, – дип елап җибәрдем. “Әти, кара әле, әнинең китәсе килми елап утыра”, – дип, уенга борса да, аркадан кочаклап алган кызым бер мәлгә тынып калды. Аннан ул әкрен генә сүз башлады: 
– Әни, үзегез дә күрдегез, монда бөтен җирдә – гаделлек, тәртип. Күпме илдә булдым, тик мондый югары цивилизацияле илне очратмадым. Беләм: туган илне калдыру – күлмәк алыштыру түгел. Икегез дә бер көн эшсез тормадыгыз. Берегезнең гомере – Казан юлында, икенчегезнең басуда үтте, ә тапкан-табынганыгыз ашау-киенүдән артмады. Ә минем эш аты булып кына түгел, башкача яшисем килә: дөнья күреп, үземнең хөрмәткә лаек икәнемне тоеп. Бездә яхшы эшкә урнашу, беренче чиратта, әшнәлеккә карап. “Алдым-бирдем”гә яраклашмаган кеше я гомер буе баш иеп эшләп, эшләгәненең сигездән берен (статистика раслаган сан) түләгәнгә риза булып яши, я артык кашыкка әйләнә. Ә бу илдә профессионализм бик югары бәяләнә. Белеп, җиренә җиткереп, эшенә җаваплы караучы һәркемне Кеше итеп күрәләр, дискриминация юк. Эш хакы вакытында түләнә, югары. Җитәкче даирәләр гадел, намуслы булгач, ил кереме үзләренә дә, безгә дә җитә. Әллә безнең илдә байлык юкмы? “Кредит” дигән шайтанга богауланмый теләгән әйберегезне ала аласызмы? Эшләгәнем кешечә яшәргә дә, сезгә ярдәм итәргә дә җитә. Ә бездә күпчелек кеше кредит, ссуда бәрабәренә генә бай яши, тынычлыгы юк. Я инде, 146 млн кешесе булган Ватаныбызда 21 млн фәкыйрь булуы, байлык буенча да, начар яшәешебез буенча да беренче урында торуыбызны ничек аңларга? Аның каравы 96 миллиардер бар. БМО раслаган бу саннар уйланырга мәҗбүр итә. Әмирлектәге муллык – кышкы мәшәкатьләр булмаудан гына түгел, тапканның дөрес бүленүендә. Социаль гаделсезлекне җиңми торып, Ватаныбызда тотрыклы чын матур тормыш көйләнү икеле шул. Бирсен Ходай, акыл нәфесне җиңсә, бездә дә бары да яхшы булыр, киләчәктә үз илемә дә бурычлы булып калмам, дигән өмет белән яшим. Ә әлегә мин монда кирәгрәк, миңа кешечә караган илдә яшәп калам. Белем-тәрбия биргән өчен сезгә дә, илемә дә рәхмәт, тик мине дә аңлагыз... 
Әйе, бала – безнеке, акылы үзенеке шул. Күңел иләге аша уздырсаң, хак сүзләр бит. Яшьләр безнең кебек “Аллага шөкер, түбәбез һәм ашарга бар, дөньябыз тыныч, юрганга карап аяк сузарга өйрәнгән инде без”, – дип, берьяклы гына уйламый шул. Күз алдыбызда бит, кемдер чүлдә уникаль дәүләт төзүгә ирешкәндә, байлыкның 90 процентын Ходай Тәгалә биргән илдә кем череп байый һәм аңа да канәгать түгел, кем тиен чутлап гомер кичерә. Чарасызлыктан газап чигүче авыруларга ярдәмне халык җилкәсенә калдыруны ничек аңларга? Сугыштан соңгы чордагы авырлыкларны күргән, эшләп тә җитәрлек пенсиясе булмаганлыктан көнбагыш сатарга чыккан әбиләргә салым салу һ.б. “акыллы” фикерләр әйтү өчен сайламадык бит депутатларны. Үзебезнең халыкны кысып, чит илләрнең миллионлаган бурычларын кичергән фактларны ишетү аяныч. Кешене өмет яшәтә, үзгәрер, яхшыга үзгәрер дөньясы, дип яшик әле. Ул-кызларыбыз да читтә түгел, ә үзебезнең ил икътисадын күтәрүдә катнашып яшәрләр, дип ышанасы килә. Тик бу алардан гына тормый. Шулай, уйлый күңел төрлесен. Тик... Төп фикеребез үзгәрешсез: илләрне гизик, тик илебездән бизмик без. Ял итүләр, сәяхәтләр башкаларга да насыйп булсын. Үзебезгә алтынчы тапкыр чит илдә ял итәргә мөмкинлек биргән балаларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдереп, башка яшьләрнең дә әти-әниләренә мондый игътибар күрсәтүләрен теләп калабыз. 
Рәмилә Дәүләтова. 
Мөслим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: