Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Шәмгунов истәлегенә

Авылдан чыккан кешеләр беркайда да югалмыйлар. Максатлары булганнар авырлыклар аша үргә менә.

17 сентябрь көнне Баланлы авылында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы судының элеккеге рәисе Илдар Шәмгуновка багышланган мемориаль такта ачу тантанасы булды. 
Чарада Мөслим район суды судьясы Марат Вилданов, Илдар Шәмгуновның тормыш иптәше Фәридә ханым, улы Алмаз, якыннары катнашты. Мемориаль такта мәктәп бинасында урнаштырылды. Илдар Шәмгунов 1963-1971 елларда шушы мәктәптә белем алган.
–  Баланлы авыл җирлегендә туыпүскән  күренекле шәхесләр  күп.  Алар арасында рәссам, сынчы Илисәй Имамов,  Социалистик  хезмәт  герое Зәкәрия Кашапов та бар. Илдар Шәмгунов – Чия Түбә авылы егете. Суд системасында ул 30 ел намуслы хезмәт куйган.  Бүген  Илдар Шәмгуновны искә алырга җыелдык. Илдар Габдрахмановичны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм, – диде, чараны ачып, Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова. 
Илдар  Шәмгунов – Татарстан Республикасының атказанган юристы.  Бик  күп  дәүләт  һәм  ведомство бүләкләре иясе ул. Аның гомер юлы зур сынауларга бай булган. Бу турыда Татьяна Дронованың “Илдар Шәмгунов” исемле биографик китабы сөйли.
 Илдар әти-әни назыннан мәхрүм булып үсә. Әнисенең: “Улым, сиңа чирләшкә бала нигә кирәк? Башка  хатынга өйлән  дә,  сәламәт балалар алып кайт!” – дигәнгә риза  булып, әтисе Илдар белән әнисен урамга куып чыгара. Хатын-кыз бәхетен өстенрәк күргән әнисе, ике бала белән тол калган иргә кияүгә чыгып, Михайловка  авылына  күченеп  китә.  Илдар Хәмидә әбисе белән Чия Түбә авылында яшәп кала. Кечкенә Илдар әнисенең кияүгә чыгуын белгәч, атналар буе: “Әнием, зинһар ташлап китмә! Мин сине үзем карыйм!” – дип, илереп-илереп елый. Ләкин чит балаларга үги әни булып килгән Хәтирә, ире Мисхәткә ярарга тырышып, үз баласыннан баш тарта. Әнисенең хыянәтен бик авыр кичерә Илдар. Ләкин сабый дөньяга ачу сакламый, явызланмый.  Киресенчә,  башкаларга ярдәм итү теләге, миһербанлылык һәм мәрхәмәтлелек, изгелек кылу кебек сыйфатлар аны гомере буе озатып килә. Авылда аны яратмаган кеше булмагандыр. Җор телле, кызыклы  вакыйгаларга бай уйдырмалар белән өлкәннәрнең күңелен ачып яши ул. Әче телле усал малайларның: “Әниең сине ташлап китте. Әниең хәзер башка балаларны ярата”, – дип үртәүләре генә  йөрәгенә  хәнҗәр  булып  кадала. Төннәрен  елап  чыккан вакытлары  аз булмый Илдарның. Тормыш иптәше Фәридә апа истәлекләренә тукталсак,  Илдар Шәмгунов әнисенә үпкә сакламаган. Үзенә гомер биргәне өчен рәхмәт әйтеп, һәрвакыт ярдәм итеп, булышып яшәгән.
– Мөслимгә кайтканда без иң элек Илдарның әнисе Хәтирә апага керә, аннары соң Хәмидә әбисенә юл тота идек. Күчтәнәчләр калдырып, әнисенең исәнлеген белеп китү Илдар өчен зур сөенеч иде, – дип искә ала Фәридә апа. Баланлы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Илдар Шәмгунов Чистай совхоз-техникумына укырга керә. Техник-механик һөнәрен үзләштергән егет  Мөслимнең  “Маяк”  колхозына механик булып эшкә урнаша. Аннары армия сафларына алына. Хәрби хезмәттән соң Илдар “Михайловка” совхозында трактор  бригадасы бригадиры булып эшли.  22 яшендә  Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Диплом эшен яклаганчы ук КДУның иң яхшы студентларыннан берсе булган райондашыбызны Апас районы халык суды судьясы итеп билгелиләр. 1985 елда ул ТАССР Югары суды әгъзасы итеп сайлана. 1997 елдан 2013 елга кадәр Илдар Габдрахман улы Казан шәһәренең Авиатөзелеш район суды рәисе булып эшли. Җинаять эшләрен карауда специальләшү сәбәпле, иң авыр,  резонанслы хезмәтләрне башкара. Җитәкче буларак, һәр хезмәткәргә адреслы якын килә, тормышын, көнкүрешен күздән ычкындырмый, һәртөрле ярдәм итә. 
Авиатөзелеш районы суды өчен яңа, замана таләпләренә җавап бирә торган бинаны төзү һәм файдалануга тапшыру да аның исеме белән бәйле. Илдар абый тормыш иптәше Фәридә апа белән бик бәхетле гомер кичергән. Кечкенәдән әти-әни назына тилмереп үскән ир улы Алмазга йөрәгендәге бар җылысын биргән.– Татарстан Республикасының атказанган  юристы, җәмәгать эшлеклесе, танылган судья Илдар Шәмгунов тормышта бик күп кешеләргә киңәше белән ярдәм итте. Чия Түбә зиратын яхшы  койма белән әйләндереп алуда да ул башлап йөрде, авылга матди яктан ярдәм күрсәтте, һәрдаим өмәләрдә катнашты. Хәтер тактасының Баланлы мәктәбенә куелуына  без ихластан  рәхмәтлебез,  – диде Илүсә Исламова. Илдар Шәмгунов 2018 нче елның 14 май көнендә мәңгелеккә күзләрен йома. Ләкин аны өзелеп сөйгән якыннары күңелендә ул бүген дә исән...
 Әлеге элмә тактаны күргән, укыган  hәркем  горурлану  хисе  кичерсен иде! «Мин дә бит шушы авылдан, шушы районнан» дип, үзендә яхшы сыйфатлар тәрбияләсен, хезмәт үрләрен яуласын иде.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X