Мөслим-информ

Ил язмышы – минем язмышым

Уңышка бай елда1997 елда районда икмәк бик уңды. 65 мең гектар үстерелгән бөртекле культуралардан уртача 29,7 центнер икмәк җыеп алдык. Ашлык кабул итү предприятиесенең барлык складлары шыплап тутырылды, сыймаганын складлар арасына өйдек, буш урыннарда өстәмә навеслар, җиңелчә складлар ясап, аларга да икмәк салдык. Колхоз складлары да ашлык белән тулды, авыл кешесенә теләгән кадәр икмәк бирдек. Авыл хезмәтчәннәре өчен зурлап “Уңыш бәйрәме” үткәрдек. Югары уңыш алган хуҗалыклар – КамАЗ, УАЗ машиналары, “Беларусь” тракторлары белән; алдынгы механизаторлар, терлекчеләр мотоцикллар, суыткычлар, телевизорлар белән бүләкләнде.

Изге сәфәр

1998нче   елның  декабрендә, Казан һәм Әлмәт шәһәрләре мөселманнарыннан торган төркем составында, Согуд Гарәбстанына сәфәр кылдык. Казан төркемен – Татарстан диния нәзарәтенең баш мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, безнең төркемне Әлмәт шәһәре мөфтие Наил хәзрәт җитәкләде. Олы хаҗ вакыты булмаса да, хаҗ вакытында үтәлергә тиешле барлык гамәлләрне дә үтәдек. Мине нык гаҗәпләндергәне шул булды: хаҗга килүчеләр арасында ак тәнлеләр дә, кара тәнлеләр дә, сап-сары кешеләр дә; гарәпләр дә, төрки халыклар да бар. Мин аңа кадәр татарлар, гарәпләр һәм Урта Азия кешеләрен генә мөселманнар дип йөри идем. Хаҗга килгән мөселманнарның күплеген, аларның ислам диненә бирелгәнлеген сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел. Гарәпләрнең дин кануннары нигезендә тыныч һәм бай яшәве гаҗәпләнерлек. Хаҗ сәфәреннән соң барлык дин әһелләренә, үзебезнең әби-бабайларга булган хөрмәтем тагын да артты. Алар бит нинди авыр чорларда да диннән аерылмаганнар, ислам кануннары нигезендә дөньяны тәртипле итеп алып бару, тормышны җиңеләйтү максаты белән яшәгәннәр.

Үзгәреш еллары
Мин район хакимияте башлыгы вазыйфасыннан киткәннән соң, районның барлык колхоз-совхозлары, оешма-предприятиеләре дә, банкротлыкка чыгып, үзләренең статусларын үзгәрттеләр. Гади итеп әйткәндә, гомуми милектән шәхси милеккә әйләнделәр. Авыл җирлегендә бу реформалардан кем отканын белеп булмый, чөнки авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, зур керем алуы бик авыр. Бу очракта иң отылганы авыллар булгандыр. Чөнки авылга эре инвесторлар, зур егәрлекле техника керү авыл кешесен милексез дә, эшсез дә калдырды. Авыл яшьләренең булдыра алганы читкә чыгып китте. Районда ул елларда барган үзгәрешләргә кадәр район хәкимияте башлыгы вазыйфасыннан китә алуыма бүген дә сөенәм. Чөнки ул үзгәрешләрне күңелем белән хупламыйм.
Район хакимияте башлыгы вазыйфаларыннан киткәннән соң, ике елдан артык ТР Дәүләт Советында даими нигездә депутат булып эшләдем. Бу эшкә үзем сорап бардым, чөнки бертуктаусыз кайнап торган эш режимыннан туктап, узган тормышымны, хезмәт елларымны анализларга, киләчәк тормышым турында уйларга вакыт җиткән иде. 
Президент аппаратыннан, Казанда калып, республиканың “Татсельхозмонтаж” компаниясен җитәкләү тәкъдиме булса да, Дәүләт Советында эшләү срогы беткәннән соң, кабат Мөслимгә әйләнеп кайттым.
(Дәвамы бар).
Рөстәм Шәрипов.
Мөслим.
Фотолар – авторның гаилә архивыннан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: