Мөслим-информ

"Игътибар, балалар!" операциясе балаларны да, олыларны да тәртипкә өйрәтте

21 майдан 3 июньгә кадәр җирлегебездә “Игътибар: балалар!” профилактик операциясе барды.

Юл-транспорт вакыйгаларында балаларның зыян күрүен булдырмау максатыннан ДАИ хезмәткәрләре, юлда иминлек кагыйдәләре турында аңлатып, мәктәпләрдә чыгыш ясады, балалар бакчаларында балалар иминлеген тәэмин итү буенча төрле чаралар оештырылды. Операция барышында балаларын машинада креслосыз йөрткән өчен 9 шоферга административ беркетмә төзелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган – 6 яшүсмергә, караңгы вакытта киемнәрендә яктырткыч элементлары булмаган ике балигъ булмаган райондашыбызга кисәтү ясалды. 21 балага карточкалар тутырылды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: