Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игорь Баринов: Татарстан тәҗрибәсен Россия моделе итеп куярга кирәк

Татарстан Россиянең милләтара мөнәсәбәтләр мониторингында пилот регион булып торачак. Россиянең башка төбәкләре дә нәкъ менә республикабыздагы милләтара мөнәсәбәтләр үрнәгенә таянып эшләргә тиеш.

Бу фикерне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортындагы очрашуда Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов әйтте. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә Татарстан башкарган эшләргә сокланырга гына түгел, ә республика тәҗрибәсен Россия моделе итеп куярга кирәк.

"Кешеләр татар, рус, украин булганлыктан гына яхшы яки начар була алмый, кешеләр бертигез булырга тиеш, чөнки алар - кешеләр", дип язган Антон Чехов. Безнең Татарстанда да нәкъ менә шушы сүзләрне шигарь итеп алганнар. Чөнки республикабызда барлык милләтләр дә бертигез. Без барлык халыклар белән дә яхшы мөгамәләдә булырга тиешбез. Республикабызда яшәүче халыкларны берләштерүче булып Халыклар дуслыгы йорты тора. Монда милли телләрнең саклануына, кешеләр арасындагы татулыкны ныгытуга аеруча зур роль бирелә. Җылылык бөркелә торган әлеге йортка соңгы елда гына да Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 45 рәсми делегация кунакка килгән. Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегендә 5 меңнән артык кеше катнаша. Бу оешманың уңышлы эшчәнлегенең сере нидә соң? "Милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүдә, үстерүдә", - дип саный Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

8 октябрьдә Игорь Баринов та моңа шаһит булды. Татарстан халыклары ассамблеясы, Халыклар дуслыгы йорты белән танышканда грузин бию ансамбленең репетициясенә туры килде ул. Бу ансамбльгә 11 төрле милләт вәкиле булган балалар йөри икән. "Киләсе килүемдә мине дә лезгинка биергә өйрәтерсез әле", - дип шаяртты Игорь Баринов.

Гомумән, Халыклар дуслыгы йорты бик күп проектлар тормышка ашыра. Алар арасында "Татарстан - безнең туган йортыбыз" дигән мәгълүмати портал, 7 сыйныф укучылары өчен "Толерантлык дәресләре" дигән эксклюзив проект та бар. Соңгысының нәтиҗәсе - биш ел эчендә Татарстанда Халыклар дуслыгы йорты турында белмәгән гаилә калмаска тиеш.

- Безнең уңышларыбызның сере - хакимият органнарының милли берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә булуында да. Күптән түгел генә Мәскәү өлкәсе, Дагыстан, Карелия, Кырым республикалары белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзедек, - дип белдерде очрашуда Ирек Шәрипов.

Әлбәттә, бездә дә бу өлкәдә барысы да ал да гөл генә түгел. Алай булса, Халыклар дуслыгы йортының кирәге дә калмас иде, мөгаен. Проблемалар да бар. Шуларның берсе - идарә итүнең сыйфат ягыннан аксавы икән. Россиядә 20дән артык Халыклар дуслыгы йортлары бар. Аларның бер-берсе белән хезмәттәшлек итү, эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре чишелеп бетмәгән. Әлеге проблемаларны хәл итү максатыннан Россиянең Халыклар дуслыгы йортлары ассоциациясен булдыру теләге белән чыкты Ирек Шәрипов.

- Сезнең тәҗрибәгез сокланырлык. Иң яхшы тәҗрибәне гомумиләштереп, бердәм ысуллар булдыру яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк, әлбәттә. Бу тема милләтара мөнәсәбәтләрне генә түгел, динара татулык булдыруны да үз эченә ала. Мин бүген көне буе Татарстанны мактап туя алмыйм, хәзер дә мактауны дәвам итәргәме? (елмая) Әгәр барысы да яхшы икән, димәк бу бик яхшы. Сезнең әлеге өлкәдәге мөнәсәбәтләрегез Төньяк Кавказдагыга охшаш булса да, сез аны тыныч юл белән хәл итә алгансыз. Татарстанның милләтара тәҗрибәсенә таянып, аны Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланачакбыз, - дидеИгорь Баринов.

Татарстан халыклары ассамблеясы белән беррәттән республикада Яшьләр ассамблеясы да эшләп килә. Аның җитәкчесе Тимур Кадыйров Федераль ассамблея советына да рәистәш итеп сайланган. Чарада да яшьләргә зур игътибар бирергә кирәклеге ассызыкланды. "Милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауга өлешен керткән яшьләргә үсү мөмкинлеге бирергә кирәк. Әгәр бу эшчәнлектә яшьләр канаты булмаса, без ни эшләргә белмәячәкбез", - дип белдерде чыгыш ясаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев