Мөслим-информ

“Иң яхшы укучы-2019 конкурсы” узды

Конкурста районның барлык мәктәпләреннән дә укучылар катнашты.

Укучыларның активлыгын арттыру, иң яхшы укучыларны ачыклау максатында район мәгариф идарәсе “Иң яхшы укучы-2019 конкурсы” үткәрде. Ул ике яшь категориясендә узды. Конкурста районның барлык мәктәпләреннән дә укучылар катнашты. Башлангыч класслар арасында лицейдан Азалия Хәйруллина җиңүче булды. Гимназиядән Наилә Биккинина һәм Түбән Табын мәктәбеннән Диләрә Сөләйманова призерлар булды. 5-8 класс укучылары арасында Мөслим лицее укучысы Аделина Бикмурзина җиңү яулады, Әмәкәй мәктәбеннән Айрат Шамс, Мари Бүләрдән Зөлфия Гыйлфанова призерлар булды. Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: