Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Иң яхшы муниципаль практика" Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 13 октябрендә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары М.Ш. Хөснуллин җитәкчелегендә видеоконференция режимында «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсын оештыру һәм уздыру буенча федераль конкурс комиссиясе утырышы узды, анда 2020 ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы тәҗрибәләре аталды.

«Бүген без «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсына йомгак ясыйбыз. Бу бәйге, анда теге яки бу шәһәрдә нинди идарә практикалары кулланыла. Быел Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча приз фонды 1 млрд.сумга кадәр арттырылды. Быел 5 номинациядә 30 җиңүче билгеләнә, ике категория буенча бүленгән – шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре. Быел конкурска 78 регионнан 1000ләп гариза килгән. Тулаем алганда, мин бу бик мөһим конкурс дип саныйм – беренче чиратта ул кешеләрнең канәгатьлегенә йөз тота, чөнки урыннарда идарә яхшырак булган саен, кешеләргә бу территориядә яшәү уңайлырак булачак», - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.

Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча Европа суды каршындагы вәкаләтле вәкиле - Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин конкурска үткәрелгән әзерлек турында сөйләде: "Россия юстиция министрлыгы тарафыннан конкурсны популярлаштыру һәм конкурс гаризаларының сыйфатын арттыру максатларында YouTube та укыту вебинары уздырылды. Россия юстиция министрлыгы хезмәткәрләре конкурсны оештыруны методик һәм мәгълүмати яктан тәэмин итәләр. Конкурска ихтыяҗ җирле демократия үсешенең һәм җирле үзидарә органнарының халык белән нәтиҗәле «кире элемтә» не тәэмин итүнең лаеклы үрнәкләрен ача».

Үз чыгышында Михаил Гальперин 2020 елның кабул итү кампаниясенең «муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле «кире элемтәне тәэмин итү» номинациясе буенча нәтиҗәләре турында, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны башка рәвешләрдә җирле үзидарә гамәлгә ашыруга (катнашуга) җәлеп итү турында сөйләде.

Шулай итеп, шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре арасында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Мамадыш шәһәре» муниципаль берәмлеге җиңүче булды, 2 нче урынны Краснодар краеның Лаба шәһәр җирлеге, 3 нче урынны Калуга өлкәсенең «Обнинск шәһәре» муниципаль берәмлеге алды.

Авыл дирлеклере категориясенде призлы урыннар тубендеге буленде: 1 урын-Ростов олкесе октябрь районынып Керчек авыл дирлеге; 2 урын-Киров районынып Комсомолец авыл дирлеге; 3 урын-Башкортстан Республикасы Зилаир районы муниципаль районынып Иван-Кувалат авыл советы авыл дирлеге.

Конкурста җиңүчеләргә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары буенча ел саен акчалата премияләр һәм дипломнар тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев