Мөслим-информ

Күбәктә иң күп китап укучы ачыклана

Ел дәвамында китапханәдән китап алып укучылар теркәлеп барылачак һәм уку елы азагында – соңгы кыңгырау бәйрәмендә иң күп китап укучыларга кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

Күбәк урта мәктәбе укучылары арасында “Иң күп китап укучы” рейтингы уздырыла. Ел дәвамында китапханәдән китап алып укучылар теркәлеп барылачак һәм уку елы азагында – соңгы кыңгырау бәйрәмендә иң күп китап укучыларга кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. 1-6 сыйныфлар арасыннан өч укучыга Ижевск шәһәрендәге зоопаркка билет “елмайса”, 7-11 сыйныфлардан тагын өч укучы исә үзләре теләгән шәһәргә – Казан, Уфа, Болгарга сәяхәт отачаклар. Рейтингның спонсоры – Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Шәмсиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: