Хатын-кызга намазны чалбар киеп укырга ярыймы?
Әлеге сорауга Татарстанның Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә. "Мин көндәлек тормышта мөселманча киенеп йөрмим, намаз укыйм. Күбрәк чалбар кияргә яратам. Кайвакыт намаз укыганда да чалбар киеп укыйм. Бу дөресме икән?" - дип сорау юллаган Татарстанның Саба районыннан укучыбыз Айгөл. Әлеге сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев...
Әлеге сорауга Татарстанның Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә. "Мин көндәлек тормышта мөселманча киенеп йөрмим, намаз укыйм. Күбрәк чалбар кияргә яратам. Кайвакыт намаз укыганда да чалбар киеп укыйм. Бу дөресме икән?" - дип сорау юллаган Татарстанның Саба районыннан укучыбыз Айгөл. Әлеге сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә: - Бу очракта чалбар бик киң, кысып тормый торган һәм тиешле озынлыкта булырга тиеш. Намазга басканда, хатын-кызлар өчен кием мәсьәләсендә түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш. Кием: - тәннең йөз һәм кул чукларыннан кала барлык өлешләрен капларга; - үтә күренмәле булмаска; - кысып тормаска һәм гәүдәнең формаларын ассызыкламаска тиеш;
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев