Мослим

Халыкара яшьләр форумында Мөслимнең 20 яшь укучысы катнашачак

9 июльдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ярдәме белән "Халыкара яшьләр форумы 2015" оештырыла. Форум Биләр дәүләт тарихи-археологик музей тыюлыгында узачак. Чара балалар һәм яшьләрнең талантларын ачу, үстерү белән шөгыльләнүче татар яшьләр оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Район данын яклап 14-17 яшьлек 20 актив укучы Сәләт аланына юл тотачак. Балаларны "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә эшләүче әйдаманнар да озата барачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: