Мослим

Халык төзекләндерү яклы

1 мартта республиканың кайбер районнарында, шул исәптән җирлегебездә дә, референдум узды. Тавыш бирүдә катнашкан һәркем үзара салым акчасын җыюга мөнәсәбәтен күрсәтте.

Үзара салым акчасы җирлегебезне төзекләндерү өчен тотыла. Халыктан җыелган әлеге акча авылларда зиратларны койма белән әйләндереп алу, карт агачларны кисү, урамнарны яктырту, чүплекләрне эттерү, юллар төзекләндерү өчен файдаланыла. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында су белән тәэмин итү, кышын юлларны кардан чистарту да күпчелек авылларда үзара салым акчасы хисабына башкарыла. Шунысы сөенечле: халыктан җыелган үзара салым акчасын хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып кайтара. Бу җирлекне төзекләндерү юнәлешендә күбрәк, күләмлерәк эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.

2015 елга да үзара салым акчасының күләме балигъ булган һәркемгә - 300 сум, I һәм II группа инвалидларга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына 150 сум итеп билгеләнде. Референдумда катнашкан райондашларыбыз әлеге тәкъдимгә мөнәсәбәтен белдерде. Референдумга катнашырга тиешле 15416 райондашыбызның 12521е җирлек үсешенә битараф түгеллеген күрсәтте, ягъни әлеге чарада катнашып, үз тавышын бирде. Бу - район халкының 81 проценты, дигән сүз. Шуларның 10736сы, "әйе" дип тавыш биреп, үзара салым акчасын җыюга риза булуын күрсәтте.

Авылларда тавыш бирү аеруча актив барды. Авылларда халыкның 90 проценттан күбрәге референдумда катнашса, район үзәгендә бу күрсәткеч 64 процентны тәшкил итте. Үзара салым акчасын җыярга риза булып, "әйе" дип җавап бирүчеләр дә авылларда күбрәк - 88-99 процент. Район үзәгендә тавыш бирүчеләрнең 74 проценты сорауга уңай җавап биргән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: