Мөслим-информ

Гыйлем алыйк!

Дөреслектә тормыш ул – сынау мәйданы. Аллаһы Тәгалә безнең һәрберебездән шушы дөньялык тормышыбызда имтихан ала. Ничек яшибез?

Дөреслектә тормыш ул – сынау мәйданы. Аллаһы Тәгалә безнең һәрберебездән шушы дөньялык тормышыбызда имтихан ала. Ничек яшибез? Нинди гамәлләр кылабыз? Үзара нинди мөнәсәбәт төзибез? Гаиләләребездә нинди хәлләр бар? Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне нинди максатларда кулланабыз? Раббыбызга шөкер-рәхмәт кылабызмы? Аның каршында тиешенчә гамәл-гыйбадәттәме яки гөнаһларга чумып яшибезме? Дөньялыкта тормышын Аллаһы Раббыбыз риза булырлык итеп, дөрес һәм хәерле алып барырга теләгән һәр кеше, әлбәттә, гыйлем алырга тиеш.

Аллаһы Раббыбыз пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмгә үзенең соңгы китабы – изге Коръәнне иңдерде. Кыямәткәчә бөтен кешеләргә күрсәтмә булган Коръәни-Кәрим иңдерелә башлаганда “Икъра!” ягъни “Укы!” дигән аять белән башланып китә. Аллаһы Раббыбыз сөекле пәйгамбәребезгә “Укы!” диде. Пәйгамбәребез укый-яза белми иде. Җәбраил галәйһиссәләм “Укы!” дигән әмерне өч тапкыр җиткерде: “Укы, үзеңнең Раббыңның исеме белән, Раббыңа якынаю максаты белән, Раббыңа шөкер-рәхмәтле булу өчен гыйлем ал, укы!” Барыбыз да беләбез: тормыш гел җиңел генә бармый. Барыбызның да күңелендә җәннәттәге кебек рәхәт яшәү теләге булса да, билгеле бер кагыйдәләрне белмәвебез сәбәпле һәм Аллаһы Тәгалә кушкан аерым бер тәртипләрне үтәмәвебез аркасында тормышыбыз кайвакыт бик авыр һәм хәсрәтлегә әйләнә. 
Дөньялыкта һәм ахирәттә ничек бәхетле булырга? Ничек Аллаһ Раббыбыз каршында хәерле тормыш белән яшәргә? Ничек гаилә иминлегенә ирешергә? Ничек куркыныч авыруларга, чирләргә юлыкмаска? Ничек гомеребезне күбрәк файда белән үткәрергә? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга Аллаһ Раббыбызның китабы – Коръәни-Кәрим гыйлеме, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәтнең сөннәте дөрес җавапларны бирәчәк. Шуңа күрә һәрберебез дин гыйлеме алу юлына бассак, тормышыбызда яңа ишекләр, бәхет капкалары, иминлек сукмаклары, тынычлык юллары ачылып китәчәк, иншаллаһ. Әйткәнемчә, һәрберебез җәннәтле булырга тели. Җәннәткә керүнең бер юлын тасвирлап, сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйтте: “Кем дә кем гыйлем туплау юлына басса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәткә керү юлын җиңеләйтә”. Пәйгамбәребез дәвам итеп әйтте: “Дөреслектә, фәрештәләр яратып гыйлем алучыларның, гыйлем өйрәнүчеләрнең каршында үзләренең канатларын җәяләр”. Гыйлемле кешеләрнең дәрәҗәсе, өстенлеге хәтта шундый хәлдә күренә: алар өчен күкләрдә һәм җирдә булган бөтен затлар, хәтта диңгезләрдәге балыклар да, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп: “Шушы гыйлем алган, гыйлемгә ия булган кешенең гөнаһ-хаталарын кичер, әй Раббым!” дип ялварырлар, догалар кылырлар ди һәм гыйлемгә ия булган кешенең гади кешеләргә караганда өстенлеге йолдызлар янындагы тулган ай кебек, дип әйтте. 
Аллаһының илчесе “Аллаһ Тәгалә җәннәт юлын җиңеләйтәчәк сезгә”, – диде. Ләкин “Гыйлем туплау юлына бассагыз”, – дип шарт куйды. Раббыбыз Аллаһның китабы Коръәни-Кәримне, пәйгамбәребезнең сөннәтен өйрәнү юлына басабыз икән, Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәте белән оҗмах юлын да җиңел кылачак. Борынгы галимнәребезнең шундый сүзләре бар: “Адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә иң нык якынайта торган әйбер ул – гыйлем эстәү, гыйлем туплау, гыйлем алу юлына басу”. Әгәр дә Аллаһ Раббым мине яратсын дип, Аңа якын булыйм, Ул миннән разый булып, дөньялыкта да миңа бәхет ишекләрен ачсын һәм ахирәттә дә мине мәңгелек бәхетле итсен дип телибез икән, гыйлем алу юлына басыйк. Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәсен ярата икән, ул аңа күңел тынычлыгын да бирә. Ул аның гаиләсенә – бәрәкәт һәм иминлек, тәненә – сихәтлек, тормышына муллык бирә. Адәм баласы дөньялыкта сынаулар каршында калганда, Ул аңа шушы сынаулардан чыгу юлларын күрсәтә. 
Хөрмәтле кардәшләрем, гыйлем алу юлына басыйк. Мөслимебез мәчетләрендә 1 октябрьдән мәчет яны дәресләре башланып китте. Инде бакчаларыбыздагы бәрәңгеләребезне, басу-кырларда уңышларны җыеп алдык. Аллаһы Тәгалә мул уңышлар белән куандырды, әлхәмдүлилләһ. Инде рухи уңышка ирешү, рухи байлык туплау вакыты җитте. Көзге-кышкы озын кичләрдә атнага берничә сәгать вакытыңны дин гыйлеме алуга сарыф итсәң, иншаллаһ, файдасы булмыйча калмый. Бергәләп Коръән серләрен, гаилә иминлегенә ирешү юлларын, бәхетле булу серләрен, динебез кагыйдәләрен, дога кылу тәртипләрен, менә шушы рухи байлыгыбызга ирешү максатларын, сәбәпләрен өйрәник. 
“Җәмигъ” мәчетендә көндәлек дәресләр белән беррәттән аерым вәгазь кичәләре дә үтә. Һәр дүшәмбе 18.00 сәгатьтә хатын-кызлар өчен – ахирәт тормышы, сишәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә шул ук сәгатьләрдә Коръән тәфсире, пәйгамбәребез хәдисләре, “Гөнаһлар. Тәүбә. Бәхет” кебек темаларга вәгазьләр тыңларга була. Өлкәннәр өчен дә, яшьләр һәм балалар өчен дә мәчет-мәдрәсәләребез ишекләре ачык. Рәхим итегез! 

Габделкәрим хәзрәт Моратов, Мөслим районы

имам-мөхтәсибе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: