Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөрләп үтте Питрау!

11 июльдә Яңа Усы авылында керәшеннәрнең күркәм бәйрәме - Питрау үткәрелде. Бәйрәмгә бөтен авыл халкы, шулай ук күрше авыллардан да кунаклар килгән иде.

Питрау - керәшен халкының гасырлардан килгән милли мәдәниятен бөтен барлыгы, матурлыгы һәм төрлелеге белән күрсәтүче бәйрәм. Керәшеннәр электән килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап кала алган.

Бу көнне бөтен кеше рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты. Керәшеннәрнең килеп чыгышы, аларның тарихы, иҗаты турында район мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйләп, халыкны бәйрәмгә чакырып тордылар. Кызыклы да, мавыктыргыч та уеннарның очы-кырые булмады: җыелган халык үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта, тизлектә сынады.

Питрау сабантуеның төп иганәчеләре Рафил Нуретдинов һәм Валерий Матросов булды. Аларга авыл халкы исменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез. Бәйрәмне оештыруда булышлык күрсәткәннәре өчен Яңа Усы авылы халкына һәм В. Кононов, И. Харитонов, О. Демидов, Р. Демидов, Р. Әфләтунов, О. Игошев, Р. Пискунов, О. Алексеев, Р. Балтаев, М. Идиатуллинага, Альберт һәм Олег Николаевларга зур рәхмәтләрне әйтәбез. Күпләре инде озак еллар авылдан читтә яшәсәләр дә, туган якларын онытмыйлар, узган чараларда һәрдаим ярдәм итәләр. Шундый игелекле һәм ватанпәрвар уллар үстергән әти-әниләр белән чиксез горурланабыз. Киләчәктә дә балаларының игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Яңа Усы авыл җирлеге Советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев