Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгәр, хезмәткәр берничә ел дәвамында тиешле ялын файдаланмаган икән, ул аны киләсе елларда алырга хокуклы

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 114, 122 маддәләре нигезендә хезмәткәргә түләүле ял ел саен бирелергә тиеш. РФ Хезмәт кодексының 124 маддәсе 4 бүлегендә каралганча, ел саен бирелергә тиешле бу ял ике ел рәттән бирелмичә кала алмый, шулай ук унсигез яшькә кадәрге һәм зарарлы (яки) куркыныч эш шартларында эшләүче хезмәткәрләргә бирелергә тиеш.

Әмма бу тыю хезмәткәргә ике ел дәвамында файдаланылмаган ялын алырга комачаулык итми, киресенчә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе нигезендә эш бирүчене административ җаваплылыкка тартуга нигез булып тора.

РФ Хезмәт кодексының 114, 122, 124 маддәләре нигезендә нинди дә булса сәбәпләр аркасында хезмәткәрнең берничә ел файдаланмаган ялы булса, аның тиешле еллык түләнә торган ялларын алырга хокукы бар. Узган чордагы ялларны чираттагы календарь ел графигы кысаларында, яисә хезмәткәр һәм эш бирүченең үзара килешүе нигезендә алырга була.

РФ Хезмәт кодексының 127 маддәсе, 1 бүлегендә күренгәнчә, хезмәткәр эштән киткән очракта, эш бирүче аңа файдаланмаган яллары өчен компенсация түләргә тиеш.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев