Мөслим-информ

Горурланып яшим

Без – сугыш беткән чорның беренче елында туган балалар – октябрят, пионер, комсомол оешмаларында тәрбияләнеп үстек.

Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе хөрмәтенә Ок­тябрь бәйрәме алдыннан 1 класс уку­чыларын октябрятка кабул итәләр иде. Ул чакларда октябрят значоклары юк. Бөгәрләнмәслек каты картоннан йол­дызчыклар кисеп, аны кызыл матери­ал белән тышлап, күкрәкләребезгә та­гып йөрдек. В. И. Ленинның дүрт яшьлек вакытындагы рәсеме төшерелгән тимер значок чыккач, шуны тага башладык.

Пионерга керү В. И. Ленин туган көндә – 22 апрельдә бөтен мәктәп кол­лективы каршында, тантаналы төстә үтте. Беренче мәртәбә пионерия симво­лы булган өчпочмаклы кызыл галстук бәйләү хәтергә сеңеп калган. Ул көнне мәктәптән кайтканда, изүләребезне ачып, муеннарыбыздагы кызыл галсту­кларыбызны җилфердәтеп, зур горур­лык белән кайтканым истә.

Пионер тормышы бик тә җанлы һәм кызыклы иде: сборлар үткәрәбез, стена газеталары чыгарабыз, пионер, комсо­мол җырларын өйрәнәбез, концертлар куябыз. Пионер һәм комсомолның ту­ган көннәрен зурлап билгеләп үтәбез. Үзебезнең урамда яшәүче укый- яза белмәгән абый-апаларны бүлеп бирделәр. Дәресләрдән соң, атнага ике-өч тапкыр өйләренә барып укыр­га өйрәттек. Моннан тыш җәмгыятькә файдалы башка эшләрдә дә катнаштык: тимер-томыр, иске чүпрәк, сөяк, ма­кулатура җыеп тапшырдык, өмәләрдә катнаштык. Колхозның куян фермасы бар иде, анда да шефлык иттек. Кош тизәге, көл, күмер җыйдык. Җәйге ка­никулда бәрәңге басуына чүп утарга йөрдек. Көзен чөгендер, бәрәңге алуда булыштык. Кукуруз кисәргә дә бардык. Икешәр метр озынлыкта үскән куку­рузларны кечкенә балта белән чабабыз. Ике-өч малай аларны трактор арбасына төяп бара. Басуга барганда-кайтканда, колоннага тезелеп, быргы кычкыртып, барабаннар тагып, җырлап йөргәннәр әле дә исемдә. Әнә шулай хезмәттә чы­ныгып, эшләп үстек без.

Хезмәт юлымның шактый елы пио­нер эше белән бәйле булды. 1968-1973 елларда Мөслим урта мәктәбендә во­жатый булып эшләдем. Пионер эшен җанлы, кызыклы итеп оештырырга ты­рыштым. Ул елларда республикабызның 1400 дружинасы, шул исәптән безнең Мөслим мәктәбенең Муса Җәлил исемендәге пионерлар дружинасы да, алгы сафтагы (правофланговый) дру­жина дигән мактаулы исемне йөртте. Безнең чор пионерлары белемгә омты­лып, бер-берсенә ярдәм итеп үстеләр. Без дә ул елларда тәрбияле, яхшы күңелле, кешелекле, югары әхлаклы яшьләр үстерүне максат итеп эшләдек.

Пионериянең 50 еллыгына Мөслим мәктәбе пионерлар тарихын яздым. Ул хәзер дә истәлек булып үземдә сакла­на. 1972 елда ВЛКСМ Үзәк комитетының “Лучшему пионервожатому” дигән бил­гесе белән бүләкләндем. 2001 елдан Мөслим районы варислар берлегенең почетлы пионеры булып торам. Өлкәнәеп баруыма карамастан, пио­нер, комсомол ветераны булуым белән горурланып яшим, балачак һәм яшь­лек еллары хатирәләре әле дә күңел түрендә саклана.

Фәнисә Гыйльметдинова.

Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: