Мослим

Гомуми эш стажына җәза үтәү вакытында төзәтү эшләрендә эшләгән вакыт керә

2002 нче елның январеннән Россия Федерациясе гражданнарын пенсия белән тәэмин итү "Иминият пенсияләре турында"гы (№400-ФЗ 12.12.2013), "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы (№173-ФЗ 17.12.2001) Федераль законнар нигезендә башкарыла.

173нче Федераль законның 10 маддә 1 пункты нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә башкарылган хезмәт һәм (яки) башка эшчәнлек белән шөгыльләнгән вакыт, иминият түләүләре Россия Федерациясе Пенсия фондына түләнгән булса, иминият стажына керә.
Россия Федерациясенең җинаять-башкару кодексында (№1-ФЗ (08.01.1997) каралганча, төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтү вакытын гомуми эш стажына кертүгә бернинди дә чикләү куелмый.
Шунысын да әйтергә кирәк, чикләүләр беренче тапкыр.1992 нче елның 21 июлендә кабул ителгән Россия Федерациясе законы нигезендә юкка чыгарылды. Россия Федерациясе төзәтү-хезмәт кодексының 94 маддәсенә үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр кертелгәнгә кадәр, хөкем ителүченең, җәза үтәү вакытында эш урынында яки МВД оешмаларында төзәтү эшләрендә эшләве гомуми эш стажына керми иде. "Предприятие, учреждениеләрдә хезмәт кенәгәсен алып бару тәртибе "турындагы инструкция нигезендә иректән мәхрүм ителмичә җәза үтәү вакытында төзәтү эшләрендә эшләгән вакыт хезмәт кенәгәсендә гомуми һәм өзлексез эш стажына керми дигән язу белән күрсәтелә иде.
Хөкем ителүче җәза үтәү вакытында тәртипле булып, намус белән эшләсә - иҗтимагый оешма яки эшчеләр коллективы үтенече белән, суд карары нигезендә төзәтү эшләрендәге вакыты хезмәт стажына исәпләнергә мөмкин иде.
Шулай итеп, 1992 нче елның 21 июленнән, хезмәт кенәгәсенә язылып төзәтү эшләрендә эшләгән вакыт гомуми эш стажына санала. 1992 елга кадәр төзәтү эшләрендә эшләгән вакытны пенсияне исәпләү өчен эш стажына кертергә суд карары кирәк, аның өчен хөкем ителүченең җәза үтәгән вакытында иректән мәхрүм ителмәве, тәртипле булып, намус белән эшләве мөһим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: