Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! Гомернең алтын көзләре

Мөслим авылында яшәүче Латыйпов Мәкъсут Миңнемөхәммәт улын райондашларыбыз яхшы белә булыр. КПСС райкомында инструктор, озак еллар “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә хезмәт куйган Мәкъсут ага 2 сентябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген дә район тормышы белән кызыксынып яшәүче, ил-көн яңалыклары белән танышып баручы ил агасы ул. 


БАЛАЧАКНЫ КҮРМИ КАЛДЫМ 
1929 елда Мөслим авылында дөньяга килә ул. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары унике яшь була. Бик күп яшьтәшләре кебек Мәкъсут та унике яшеннән тормыш арбасына җигелә. Басудагы чүп үләнен йолкумы, ат җигеп җир тырмалау, чүмәлә тарттыру, сабан сөрү, лобогрейкада, ургычта эшләү, фермалар өчен кышлык утын әзерләү, икмәк ташу дисеңме... 
– Ул чакта ашлык бункерлардан капчыкларга тутырыла иде. Буең җитми дип, ярты гына капчык салмыйлар – ул шыплап тулган була. Аны күтәреп салырга кирәк. Сугыш беткәндә заводта станокта эшли идем. Җиңү өчен барысына да түздек, тизрәк сугыш бетсен дә, әтиләребез исән-сау кайтсын иде дип теләдек. Ачлык та үтте үзәккә. Җәен кычыткан, кузгалак, кукы, балтырган ашадык. Ничек кенә авыр булмасын, мәктәптә укуны да ташламадым, – ди Мәкъсут ага. 
МОРЯК ЕГЕТ КАЙТА МӨСЛИМГӘ 
Егет сугыштан соң Яшел Үзәндәге ФЗӨ мәктәбенә укырга китә. Токарь белгечлеге алып, заводта эшли башлый. Унсигез яше тулу белән хәрби хезмәткә чакыру килә. Төньяк флотында биш ел хезмәт итеп, туган ягы Мөслимгә моряк булып кайта ул. Һәм “башы-аягы” белән эшкә чума. Кичке мәктәпне тәмамлый, Казанда авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлеге ала, партия мәктәбендә укый. Сарман районының “Мир” колхозында партоешма секретаре, Мөслим райкомында инструктор булып эшли. 1973 елда “Сельхозтехника”ның район берләшмәсенә агроном һәм партоешма секретаре булып урнаша, унҗиде ел автохуҗалык җитәкчесе вазыйфасын башкара. 
– Мәкъсут абый белән ике дистә елга якын бергә эшләдек. Ул бик күп яшьләрне машина йөртү серләренә төшендерде, күп яшьләргә тормышта үз юлын табарга ярдәм итте, ялгыш юлга басканнарга туры юлга чыгарга булышты. Тәртипле һәм таләпчән, ярдәмчел һәм игелекле булды. Без аны, яратып, “әтәй” дип йөртә идек, хәзер дә олылап шулай дип дәшәбез, – ди хезмәттәше Миргазиз ага Муллин. 
Мәкъсут Латыйповның намуслы һәм тырыш хезмәте югары бәяләнә. 1988 елда аңа “Татарстан АССРның атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Аның күкрәген төрле истәлек медальләре бизи. Күпсанлы Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын да кадерләп саклый ул. 
ВАЛЬС КАВЫШТЫРДЫ 
Сарман районы кызы Нәкыя, Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач, кулына диплом белән бергә Мөслимгә эшкә юллама да ала. Яшь кызлар килүен, әлбәттә инде, егетләр дә ишетеп ала. Мәкъсут та – шулар арасында. Өздереп биюе, бик матур итеп вальс әйләнүе белән күп кызларны әсир иткән егет әллә сайланган, әллә инде насыйбы булмаган – аның йөрәге әле буш була. Ә менә клубта Нәкыяне күрү белән ике яшь йөрәк арасында очкын кабына һәм алар бер-берсенә тартылганнарын сизми дә кала. Шул көннән башлап Мәкъсут белән Нәкыя, аерылгысыз парга әйләнеп, 1959 елда гаилә коралар. Гаиләдә бер-бер артлы өч малай дөньяга килә. Соңрак Нәкыя, Алабуга педагогия институтын тәмамлап, укытучы булып эшли, озак еллар Мөслим радиосында диктор вазыйфасын башкара, “Союзпечать” җитәкчесе булып эшли. Нәкыя апаның “Мөслим сөйли” дигән сүзләрен, ягымлы тавышын күп райондашларыбыз бүген дә яхшы хәтерлидер. 
– Нәкыя бик тә тыныч холыклы, акыллы һәм сабыр булуы белән җәлеп итте. Бик тә чиста-пөхтә булды. Мине һәрвакыт елмаеп озата иде, кайчан гына кайтып керсәм дә, кайнар аш-су белән каршылады. Улларыбызны тырыш, белемле һәм тәрбияле итеп тәрбияләүдә дә аның роле зур. Балалар күп вакытларын әниләре белән булса да, Нәкыя һәрвакыт аларга “әтиегез” дип, мине иң беренче урынга куя иде. Өйдә тәртип булмаса, мин җаваплы эшләрдә эшли алмаган да булыр идем. Шуңа күрә Нәкыямә гомерем буе рәхмәтле булып яшәдем. Илле елдан артык бергә гомер иттек, әмма 50 көн кебек кенә үтте дә китте. Бик юксынып искә алам Нәкыямне, – ди Мәкъсут абый, бакыйлыкка күчкән тормыш иптәшен юксынып. 
ГОМЕР АЛМАЛАРЫ БИК ТАТЛЫ... 
90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтүче Мәкъсут ага Латыйпов, яшьнәп узган яшьлек елларын искә алып, матур узган гомер юлларын барлый. Ә гомере тырыш хезмәттә, хөрмәттә узган аның. Иң олы бүләк – гомер биргән балаларының аңа булган ихтирамы, хөрмәтедер, мөгаен. Ул бүген уллары, киленнәре һәм оныкларының олылауларын һәм тәрбиясен күреп яши. 
– Бик әйбәт, киң күңелле кеше әтиебез. Килен булып төшкән көннән ул безнең һәрберебезгә “кызым” дип эндәште. Әниебез белән бик акыллы, белемле уллар үстергәннәр. Бүген дә, һәрберебезне кайгыртып, борчу-шатлыкларыбызны уртаклашып яши. Улларына гына түгел, оныкларына да югары белем алуда ярдәм итте. Алты оныгы һәм өч оныкчыгы өчен кадерле бабай, хөрмәтле дәү әти ул. Безнең яратуыбызны, ихтирамыбызны тоеп озак еллар бергә яшәргә язсын, – ди килене Галия Латыйпова. 
Кеше гомеренең һәр чоры үзенчә матур. Ил-көнгә файдалы, мәгънәле тормыш белән гомер иткәннәргә, гомер көзләренә барып җитеп, аның татлы алмаларын авыз итү, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын-хөрмәтен тоеп яшәү – олы бәхет ул. Олуг юбилеен каршылаучы Латыйпов Мәкъсут Миңнемөхәммәт улы да – шундый бәхетлеләрнең берсе. Гомер көзләренең алмалары, ай-һай, татлы аның. 
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Фото – Латыйповларның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: