Мөслим-информ

Гөмбә белән сак булыгыз!

“Урман ите”ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөмбәдә балыктагыдан аз гына калыша.

“Урман ите”ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөмбәдә балыктагыдан аз гына калыша. Белгечләр гөмбәләрне бик белеп кенә җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәклеген искәртә. 
Агулы гөмбә 
Бүтән азык-төлеккә караганда гөмбә белән агулану күпкә куркынычрак, диләр табиб-токсикологлар. Шуны истә тотыгыз: күп очракта бик агулы томсык гөмбә (поганка) шампиньон яисә ал гөмбә (сыроежка) белән бутап ашала. Шампиньонның эшләпә асты – ал төстә, ә сабагында бүлбе юк. Агулы гөмбә организмга аз гына микъдарда кергән очракта да кеше үләргә мөмкин. Томсык гөмбәләр шундук бавырны зарарлый, чебен гөмбәсе ишеләре галлюцинация китереп чыгара. Кеше ярсый, үзен кая куярга урын таба алмый. Өченче тип, әйтик, кәҗә гөмбәсе, канга үтеп, кызыл тәнчекләрне (эритроцитлар) тарката һәм шулай ук бавырга тәэсир итә. 
Ашарга яраклылар 
Ашарга яраклы гөмбәләр дә бөтенләй үк зарарсыз түгел. Экология чиста булмаган урыннарда үскән гөмбәләр барлык химикатларны, токсиннарны үзенә туплый, ашаганда агулану китереп чыгара. Алар тыштан караганда гына чиста кебек. Сәнәгать предприятиеләре, химкомбинатлар, автотрассалар янында чүп үләннәр кебек үскән гөмбәләрне лабораторияләрдә тикшерә башласаң, терекөмеш, кадмий һәм башка авыр металлар булуы ачыклана. Гөмбәне эшкәрткәндә дә алар шул килеш саклана. Шуңа күрә үзегез танып белгән ашарга яраклы гөмбәләрне җыйганда яки сатып алганда да сак булыгыз. 
Агулануның беренче билгеләре 
Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан соң күзәтелә: селәгәй бүленеп чыгу арта, күздән яшь ага, саташу, галлюцинация күренешләре башлана, күз күрүе начарлана. Төссез поганка һәм кәҗә гөмбәсе белән агуланганда, 6-12 сәгатьтән соң ашказанында көчле авырту барлыкка килә, күңел болгана, кеше туктаусыз коса башлый. Поганка һәм чебен гөмбәсе белән агуланган очракта, симптомнар охшаш була: көчле сусау, көзән җыеру, бөер һәм бавыр эшчәнлеге кискен бозылу күзәтелә. Поганка белән агулану үлемгә китерә. Кайбер очракларда гөмбә ашап, 2-3 сәгать үтүгә ашказаны-эчәклек көйсезләнә башлый. Ашадың да, шунда ук авырый да башладың дигән сүз түгел. Кайчакта агулану 6 сәгать үткәч кенә сиздерә башлый, 10 сәгать, хәтта 2-3 тәүлек тә узарга мөмкин. Ашказаны борчып тора. Күпмедер вакыттан хәл яхшырган кебек була. Әмма аңа карап кан чистармый, бавырга да зыян килә. Йөз саргая, уң як кабырга асты авырта, бавыр зурая. Кеше шуннан соң да дәваланмый, организмны чистарту җаен эзләми икән, ул тәмам хәлсезләнә, аңын югалтып комага китүе дә ихтимал. 
Банкаң чиста булмаса... 
Күп кеше гөмбәне кышка саклау өчен тозлап куя. Агуланмас өчен, беренчедән, банканы герметик металл капкач белән япмаска. Гөмбә салынган банкага һава кереп торырга тиеш. Икенчедән, банка яхшылап юылмаса, стерильләштерелмәсә, ботулизм чире килеп чыга. Бу чир вакытында да хәл китә, баш авырта, күңел болгана, күз аллары караңгылана, тавыш карлыга, үзәк нерв системасына зыян килә. Кешенең гомеренә куркыныч яный. Агу кайчакта банканың бер өлешенә генә туплана. Шуңа күрә табында гөмбә белән сыйланучыларның нибары бер-икесе агуланырга, калганнарга берни булмаска мөмкин. 
Агулансаң нишләргә? 
Гөмбә белән агуланганда, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб килеп җиткәнче, зыян күрүчене урынга яткырырга, кечкенә йотымнар белән берникадәр тоз салынган салкын су, салкын чәй яисә кофе, шулай ук сөт бирергә була. 
Бакчада, табигать кочагында икәнсез, тизрәк ашказанын юдырырга кирәк. 5-6 стакан су яки сөт эчегез. Сыек кына ясалган сода яки марганцовка эремәсе дә ярый. Аннан телне ике бармак яки кашык белән баскалап, косарга тырышырга кирәк. Моны берничә мәртәбә кабатларга. Янда булса, алты төймәдән дә ким булмаган активлашкан күмер эчәргә киңәш ителә. Урманда учак якканда агулангансыз икән, утын күмерен суда эретеп эчәргә мөмкин. Эч йомшарткыч дару эчүнең, клизма ясауның да файдасы бар. Ашказанын юдыргач, ятып торалар. Башка салкын компресс, аякка җылыткыч куялар. Косканда, эч киткәндә организм күп су югалта, минераль матдәләр дә юылып чыга. Шуңа күрә тозлы су яки каты чәй эчәргә кирәк. Агулану инде узган кебек тоелса да, исерткеч эчемлекләрне авызга да алмагыз, юкса ул организмның агулануын көчәйтәчәк кенә. 
Агуланудан саклану өчен белгечләр түбәндәгеләрне киңәш итәләр: 
– шикләнсәгез, гөмбәне беркайчан да җыймагыз һәм ашамагыз; 
– артык өлгергән, лайлалы, картайган, кортлы, черек гөмбәләрне җыймагыз, җыелган гөмбәләрне шул ук көнне төрләре буенча аерыгыз, эшкәртегез; 
– гөмбәне очраклы кешеләрдән һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алмагыз. 
Сөтчәле соклы гөмбәләрне (йөнтәс гөмбә, белянка, гөрәҗдә) тозлаганда, аларны агулы матдәләрдән арындыру өчен, 10-15 минут дәвамында кайнатырга яки суда тотарга кирәк. 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый. Чөнки бала организмында аны эшкәртү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ферментлар юк. 

Радик Төхвәтуллин, 
район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге табибы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: