Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлүзәдән – чизкейк

Гөлүзә Васыйловадан бик җайлы һәм вакытны күп алмый торган чизкейк рецептын тәкъдим итәбез. 

– Аны ясау өчен күп вакыт кирәкмәсә дә, әзер булганын көтәргә туры киләчәк. Кичтән әзерләп төнгә суыткычта калдырсагыз яхшырак. Эш тизрәк барсын өчен иң элек желатинны җебетеп суытырга, аннары чизкейкның нигезен ясап, суыткычка куярга, соңыннан эчлек ясарга. 
Чизкейк өчен 250 грамм “Юбилейное” яки “Кофе” печеньесы алына. Башка төрлесе дә ярый. Мин үзем ясап караганнарын яздым, “Топленое молоко” печеньесы белән тәме ошап бетмәде. Печеньены бүлмә температурасында йомшарган 150 грамм атланмай белән болгатырга, табаны майлап (кырыйлары алына торган таба уңайлы), бу катнашманы җәяргә, 1 см чамасы биеклектә таба кырыена да өяргә. Суыткычка куярга. Эчлек өчен 500 грамм кибет каймагы белән 1 банка куертылган сөтне (сгущенка) блендер белән тугларга. Суынган желатинны салып болгатырга. Чизкейкның нигезенә эчлекне агызырга һәм 2 сәгатькә суыткычка куярга. Аннан соң өстен җиләк-җимеш, шоколад, чикләвек белән бизәргә мөмкин. Катырылган җиләк-җимешләр белән дә бик тәмле килеп чыга. Мин үзем нектарин һәм туңдырылган кара карлыган, каен җиләге дә кулланам. 
Бизәлгән чизкейк өстенә желе ясап агызырга мөмкин. Моның өчен 1 стакан чия компотына 10 грамм желатин салырга һәм сүлпән утта болгатып торырга, әмма кайнатып чыгармаска, бертөрле массага әйләнгәч суытырга куярга. Желеның төсен үзегез сайлый аласыз. Кибеттә сатыла торган алма согы – яшькелт, чия согы кызыл төс бирәчәк. Кибетләрдә желе порошоклары да сатыла, аларны да кулланырга мөмкин. Желены чизкейк өстенә агызырга һәм янә суыткычка куярга. Желе каткач, чизкейк әзер, дигән сүз. Татлы ризык якыннарыгызның кәефен күтәрер. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X