Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ кебекләр сирәк

Гөлназ Сабитова – тумышы белән Югары Табын авылыннан. Илүс абый белән Гөлдәмия апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән кыз кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыяллана.

– Әти гомере буе мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытты. Рәсем, музыка дәресләрен дә алып бара иде. Әтинең төннәр буе дәрескә әзерләнеп, план төзеп утырганын күреп: “Мәңге укытучы булмыйм! Лучше булнистә эшлим!” – дип уйлый идем. Юраганым юш килде. Ләкин, шәфкать туташының эше аз дип уйлап, ялгышканмын. Әмма шәфкать туташы һөнәрен сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Яратмаган һөнәрне башкарып булмый ул, – ди Гөлназ апа.

Гөлназ Сабитова район хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. 10 сыйныфны тәмамлагач, Гөлназ Алабуга медицина училищесына юл тота. Биредә ике ел белем ала кыз, сайлаган һөнәренең нечкәлекләренә, серләренә төшенә. Дипломлы яшь белгеч юллама белән туган җиренә кайта. Район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли башлаган кыз дүрт ел эчендә хастаханәнең балалар бүлегендә, неврология һәм хирургия бүлекләрендә дә эшләргә өлгерә.

– Гөлназ Сабитова терапия бүлегендә 17 ел шәфкать туташы булып эшли. Авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен тәмле сүзен, якты йөзен кызганмый. Әлеге бүлек әлегә йогышлы авырулар бүлеге дип үзгәртелде. Биредә коронавирус йоктыручылар дәвалана. Гөлназ хезмәтен намус белән башкара. Гөлназ кебек олы җанлы, киң күңелле кешеләр сирәк, – диләр аның турында хезмәттәшләре.

Хезмәтен югары бәяләп бирелгән Мактау грамоталарын Гөлназ кадерләп саклый. Мактау кәгазьләре хезмәт юлының бер күрсәткече бит.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X