Мөслим-информ

Исерек шофер аркасында җиңел машина юл кырына чыгып капланган

17-23 июль көннәрендә Мөслимдә 6 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабы. Якшәмбе көнне булган бер очрак ка аерым тукталасы килә.

"Газель" автомашинасы, каршы як полосага чыгып, җиңел автомобильгә әздән генә бәрелми кала. Җиңел автомобиль шоферы юл читенә төшеп китәргә мәҗбүр була һәм машина каплана. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре, урынга чыккач, "газель" шоферының исерек булуын күрәләр, моны медицина тикшерүе дә раслый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: