Мөслим-информ

Газ приборларың төзекме?

Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек бүлеге белгечләре, район газ хуҗалыгы һәм "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте хезмәткәрләре белән берлектә күпкатлы йортларда, социаль әһәмиткә ия булган объектларда - район картлар һәм инвалидлар йортында, коррекция интернат мәктәбендә һәм "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең, газ приборларыннан файдалану кагыйдаләренең...

Рейд членнары күпкатлы йортларның подвалларын, чардакларын һәм тормыш иминлегенә зыян китерү куркынычы булган гражданнарның фатирларына аерым игътибар итте. Әлегедәй тикшерүләр шәхси йортларда да дәвам итә. Бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәр, күп балалы гаиләләр, алкогольле эчемлекләр белән мавыгучылар һәм амораль тормыш алып баручылар тикшерүчеләрнең игътибар үзәгендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: