Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр булачак аналарга татар көе тыңларга киңәш итә, әмма татар эстрадасын түгел

Профессор Албир Хәсәнов татар көен теләсә кайсы милләт анасына тыңларга киңәш итә, дип яза "Татар-информ".

Балаң акыллы, тәрбияле булып үссен дисәң, аны карында йөрткәндә, Моцартны, Чайковскийны һәм... татар белән япон милли көйләрен тыңларга кирәк. Профессор, Казан дәүләт медицина университетының 1нче Акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Албир Хәсәнов татар көйләрен теләсә кайсы милләт анасына тыңларга киңәш итә. Әмма бары тик буыннан-буынга килгән халык көйләрен тыңлау турында сүз бара, татар эстрада музыкасын түгел.

Булачак аналар өчен Казан дәүләт медицина университеты белән "La Primavera" камера оркестры оештырган концертта "Татар-информ" хәбәрчесе дә булып, ана карынындагы балалар белән бергә музыка тыңлады. Профессор Албир Хәсәнов концерт алдыннан ясалган лекция вакытында да, концерт барганда да булачак аналарга торып йөрергә рөхсәт итте.

Албир Хәсәновның булачак аналарга бирелгән киңәшләре белән "Интертат"тан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама