Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гади агачлык кына түгел

Әйләнә-тирәне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында елның-елында җирлегебездә зур эшләр башкарыла.

Мөслимебездә чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре чисталык икеайлыгы барышында гына түгел, ел әйләнәсе диярлек дәвам итә. Узган атнада районның “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре Мөслим белән Катмыш арасындагы басуда 300 төп каен, 1200 төп юкә, 370 төп эре нарат агачы утыртты.

– Мөслимнең “Катмыш башы” дигән  ягы  ерактан  ук  буш  булып күзгә ташлана иде. Бу тирәдә начар ис тә килә. Узган ел биредә фацелия дә чәчтеләр. Быел менә күпләп агач утыртабыз. Бу эш дәвамлы булыр, дип уйлыйм, – ди оешманың төзелеш участогы җитәкчесе Ренат Идиятуллин. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәтчәннәре көче белән Мөслим-Әлмәт юлында 70 меңгә якын нарат үсентеләре утыртылган. Мөслимнең Кооператив һәм Октябрь урамнарында төрле куаклар утыртылса, башка урамнарда (койма буйларында) узган елларда утыртылганнарына үсентеләрне өстәп утырту эшләре башкарылган.

Яр Чаллы яклап  кайткан кунакларны Мөслим-Катмыш арасындагы посадка матурлыгы белән сокландырыр, шәт. Бүген биредә геопластика да ясала башлады.

–  Рельеф  булдыру яки үзгәртү өчен файдаланыла торган бакча архитектурасының үзенчәлекле төре булган  геопластика әлеге урында  бик  уңышлы  сайланды, дип беләм. Биредә 300 төп тау нараты да утыртылачак. Аларны Бөгелмә шәһәре питомнигыннан алып  кайтабыз. 

Юкә,  каен  агачлары – Нарат Асты урманыннан, “крупномер” наратлар Әндереш якларыннан кайтты. Быел да кызлар җиң сызганып эшкә кереште.  Алар  чәчәк  утыртуда, агач-куакларны тәрбияләүдә тырышып эшли, – ди теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Байрханова. Каен, юкә, нарат агачлары белән әйләндереп алынган мәйданчык артында Сабантуй уздыру өчен үзгә бер матур урын булыр дип көтелә. Ык буе әрәмәлегендә һәм яр буенда дистәләгән нарат, чыршы, тирәк, шомырт, юкә, чыршылар үсәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама