Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

А.С. Пушкинның тууына 220 ел һәм рус теле көненә багышланган чара узды.ФОТОРЕПОРТАЖ

Район мәктәпләре укытучылары һәм укучылары әзерләгән концерт-күңел ачу программасы бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган иде.

Мөслимдәге Пушкин скверында рус язучысы А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга һәм рус теле көненә багышланган чара узды. Район мәктәпләре укытучылары һәм укучылары әзерләгән концерт-күңел ачу программасы бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган иде. Ничәмә-ничә буын яратып укыган әкият геройлары кунаклар алдында моңарчы күрелмәгән илләр, диңгез һәм утрауларны “ачты”. Балалар шагыйрь әсәрләрен генә түгел, Пушкинга багышлап язган шигырьләрен дә укыды. Биючеләр һәм театраллар Пушкинның танылган әкият геройлары булып киенгән иде. Чара барышында сквер территориясендә төрле интерактив мәйданчыклар, язучы иҗатына багышланган рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе эшләде. Бу көнне скверда Наталия белән һава сулап йөргән Пушкинны да очратырга мөмкин иде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X