Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ФИНА паркында ВИЧ-инфекциягә тикшеренеп була

"Казан-Арена"дан алып Су спорты төрләре сараена кадәр җәелгән ФИНА паркында барлык теләгән кеше ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест ясый һәм әлеге чиргә бәйле мәсьәләләр буенча белгечләр белән киңәшләшә ала.


ВИЧ-инфекция турында бүген мәгълүмат бик күп. Аны йоктыру юллары, чирдән саклану ысуллары - барысы да билгеле әйберләр кебек. Әмма моның тискәре яклары да бар - күбрәк белгән саен әлеге чирдән курку да югалды. Һәр кеше бу авыру миңа беркайчан да кагылмас, дип саный. Һәм бик нык ялгыша. Тәртипсез тормыш алып баручы гына ВИЧ-инфекция йоктыра ала дип уйлау, гамәлдә, ялгышлык. Белгечләр сүзләренчә, чирнең даими партнерлардан күчү очраклары да бик күп.

ВИЧ-инфекцияне беренче җенси мөнәсәбәт вакытында эләктерү мөмкинлеге нибары 1 процент кына. Инфекцияләнгән кеше белән 1 ел яшәгәндә чирне йоктыру ихтималы 30 процент, 3 ел яшәгәндә - 90 процент.

Татарстан халкының 0,2 проценты ВИЧ-инфекция белән авырый. Шул ук вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә әлеге чир белән яшәүчеләр 0,5-1 процент дәрәҗәсенә җитә. Соңгы елларда республикабызда ачыкланган яңа авыру очраклары шактый тотрыклы. Әмма бу вәзгыять алга таба да шулай саклансын өчен республикабызда ВИЧ таралышын кисәтү юнәлешендә бик күп чаралар күрелә.

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бәйле чаралар белән үрелеп уза. Казанда бу көннәрдә «Dive safely! Легкой воды!» проекты гамәлгә ашырыла. ВИЧ-инфекцияне кисәтү максатын күздә тоткан бу акция кысаларында ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест ясарга һәм әлеге чиргә бәйле мәсьәләләр буенча белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин. Моның өчен ФИНА паркында махсус палатка оештырылган.

Проектның PR-менеджеры Алсу Ситдыкова сүзләренчә, экспресс-тестны инде 500дән артык кеше ясаткан. Кайберәүләр махсус шуның өчен килә, кайберәүләр кызыксынып тест үтә икән. Әлеге палатка 3 августка кадәр 16.00дән алып 20.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк. Оештыручылар ВИЧка тестны ким дигәндә 1 000 кеше ясатыр дип ниятли. Шулай ук волонтерлар мәгълүмати, профилактик материаллар да өләшә.

Бу павильонда консультацияләр дә үткәрелә. Биредә СПИД үзәгенең 20 хезмәткәре эшли. Шулай ук биредә ВИЧ-белән бәйле темага мастер-класслар да уза. Шулай ук иң яхшы фотога эстафета да оештырылган. Һәр кеше су яки ДЧ-2015 белән бәйле спорт объекты янында фотога төшеп, «Будь на здоровой волне» дип язып аны #divesafely хэштегы белән социаль челтәргә элә ала. Иң яхшы фото авторлары бүләкләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев