Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшли дә, ял да итә беләләр! (Баланлы авыл җирлеге яшәеше турында)

Баланлы авыл җирлегенә кергән өч авылда 684 кеше яшәп, шуның 230 ы - лаеклы ял яшендә. Өлкән буынга лаеклы яшәү шартлары тудыру, аларны актив тормышка тарту җирле узидәрләр эшчәнлегенең мөһим юнәлеше.

Җирлектә ике социаль хезмәткәр, бер медик 12 кешегә адреслы хезмәт күрсәтә. Социаль яклау бүлеге аша беркетелгән шәфкать туташы Олы Чакмактан килеп эшли, ул өч әбигә ярдәм күрсәтә. Социаль хезмәткәрләр үз вазифаларына җаваплы карыйлар. Баланлы һәм Шуганка авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары эшли, Чия-Түбә халкына Баланлы фельдшеры йөреп хезмәт күрсәтә. Ялгыз яшәүче һәм мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәргә укучыларның шефлыгы оештырыла. Авыл җирлеге активы да ялгыз өлкәннәр турында онытмый.

Заманында, җир җимертеп, производствода, бюджет сферасында яки авыл хуҗалыгында эшләгән, кызу ритм белән яшәгән кеше, лаеклы ялга чыккач, үзен бераз кирәксез дип сизә башлый. Күңелләре боекмасын, үзләренең кирәк, кадерле булуларын тойсыннар өчен җирлектә үткәрелгән бар чараларга да өлкәннәрне тартабыз. Авыл клубы, мәктәп, китапханә, балалар бакчалары коллективы ярдәме белән календарь һәм дини бәйрәмнәрне зурлап уздырабыз, чәй өстәле артында хатирәләр уртаклашып, җырлап-биеп уздырган чаралардан өлкәннәребез яшәреп, сихәтләнеп таралышалар.

Чия-Түбә - социаль объектлары булмаган кечкенә авыл. Өлкәннәр декадасы уңаеннан бу авылга медицина хезмәткәрен, ветераннар советын, мәдәният хезмәткәрләрен һәм шәхси кибетне үз эченә алган десант белән килдек. Уч төбе кадәр генә булган авыл гөҗ килеп торды. Әби-апалар белән бергәләшеп биедек, җырладык, хәл-әхвәлләр сөйләштек, кирәк булганы көнкүреш кирәк-яраклары сатып алды.

Баланлыда ветераннар советы рәисе вазифасы тапшырылгач, Гөлүсә Гәрәева өлкәннәрне җанландырып җибәрде. Үзе дә җирлектә үткәрелгән барлык чараларда да катнаша, ягымлы сүзе белән әйдәкләп, дәрт-дәрман өстәп авырырга исәпләп торганнарны да кузгата. Су буйларын, зиратларны чистарту буенча өмә булсынмы, концерт-театрларга әзерләнүме, юбилярларны котлау, уен-ярышларда катнашумы - үзенең матур үрнәге белән команда туплый да куя. Районда үткәрелгән спорт ярышларында актив катнашучы иң өлкән йөгерешче, чаңгычы Фәһем абый Галяев үз артыннан башкаларны да ияртә. Кичләрен Шуганка һәм Баланлы урамнарында, саф һава сулап, җәяү йөрүчеләр, скандинавияча атлаучылар, оныкларын ияртеп, массавый төстә чана шуарга чыгучылар көннән-көн арта. Димәк, өлкән буын да сәламәтлегенә битараф түгел.

Өлкәннәребез, авыл җирлегендә генә түгел, районда үткән чараларда да теләп катнаша. "Таба ашлары бәйгесе"ндә Баланлы командасы, искиткеч тәмле пироглар, милли ризыклар, мәгънәле җырлар тәкъдим итеп, призлы урынны алды. Үзешчәннәрнең район смотр-конкурсында өлкән буын артистларыбыз матур чыгышлары белән Мөслим тамашачысын әсир итә.

Илүсә Исламова, Баланлы авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X