Мөслим-информ

Эше дә матур, күңеле дә

Өч дистә елдан артык китапханәдә хезмәт куйган Наилә Хамматуллинаның кул эшләре белән мавыкканын очраклы рәвештә белдем. Аның гаҗәеп матур сумка тотып атлавын күргәч: “Наилә апа, кайда бар мондый букча?” – дип сорамый булдыра алмадым. Бактың исә, ул аны үзе бәйләгән икән! Наилә апа яшәгән йортның эче дә, тышы да балкып утыра. Биредә уңган хуҗабикә яшәгәне әллә каян күренеп тора!

Өй эченә яңа гына пешкән ипекәй исе таралган, мичтә “мундирлы” бәрәңге пешә... Идәндә – Наилә апа бәйләгән палас. Әйтерсең, аллы-гөлле төсләр вальс бии! Кул җылысын салып бәйләнгән мендәрләр, итәк һәм кофталар, җылы башлыклар, бала кирәк-яраклары... Кыскасы, хуҗабикә һәрберсен үз куллары белән тудырган.

– Әбием Фәрхедоха бәйләү-тегү, чигү эшләренә бик оста иде. Әбием энәгә “күз” җыярга да, бәйләргә дә ипләп кенә өйрәтте мине. Гомер буе үзе палас суккан, түгәрәк паласлар, шәлләр бәйләгән әбекәй һәрвакыт әйтеп килде: “Кыз бала кул эшләрен белеп үсәргә тиеш. Кулы эш белгән кеше беркайчан да югалмас, кызым!” Икәүләп, кич утырып, бәйләм бәйләгән көннәр әле дә истә. Әбинең сандыгындагы тукымаларны әз бозмадым инде мин. Ләкин ул беркайчан да каты бәрелмәде, сабыр гына өйрәтте. Мин аңа мең рәхмәтлемен, урыны оҗмахта булсын, – ди Наилә апа. 
Наилә апаның иң беренче эше – бәйләнгән түбәтәй. Күз явын алырлык итеп, ирис җебеннән бәйләнгән яшел түбәтәйне әнисе озак еллар кадерләп саклый. Соңрак кыз зуррак әйберләр бәйләргә керешә – матур бизәкле итәкләр, кофталар... 
– Су буенда бер бабай яши иде. Бер аягы кыскарак булганга аны “Бата-Калка” дип йөрттеләр. Без аның исемен дә белмәдек. Менә шул бабайда җеп мана торган буяулар бар иде. Фәрхедоха әбием җепне җегерләп бетерү белән, шул бабайга йөгерәбез. Ул саткан буяуларның нинди генә төсе юк иде! – ди райондашыбыз. 
Әнисе Фәрдия апа да паласлар бәйли. Балаларына иман-тәүфыйк теләп, биш вакыт намазын калдырмаган әбинең ун оныгы, өч оныкчыгы бар бүген. Салкын кышларда аларның аяк-кулларын әбиләре бәйләгән бияләйләр, йон оекбашлар җылыта. 
– Наиләм кечкенәдән бәйләргә, тегәргә хирыс булды. “Әни, кара әле, нәрсә бәйләдем!” – дип, мактанып ала торган иде дә бәйләмен кадерләп төреп куяр иде. Кызлары – оныкларым Алсу белән Рәйлә дә кечкенәдән әниләре бәйләгән киемнәрне киеп үсте. Өс-башлары һәрвакыт җылыда булды. Гамаж, комбинезон, пәлтәләр бәйләп кидерде. Хәтта курткага кадәр текте! – ди Фәрдия апа. 
Казан мәдәният институтының китапханә факультетында укыганда да Наилә яраткан шөгылен ташламый. Иптәш кызларына да аның бәйләмнәреннән өлеш чыга. Кыз стипендия акчасына да җеп сатып ала торган була. 
– Безнең заманда кул эшләре белән күпләр шөгыльләнде. Мәктәптә хезмәт дәресләрендә кул эшләренә дә, ашарга пешерергә дә өйрәндек. Кулына энә алмаганнар да, бер тегеп, бер сүтеп, барыбер өйрәнде. Без үскәндә кибет тулы күлмәкләр дә өелеп ятмады. Хәзер менә ни телисең, шул бар. Фабрикада бер калып буенча тегелгән киемнәрне кул эшләре алыштыра алмый инде ул. Бизәкләп, күңел җылысын салып бәйләгән киемнәрдән җылылык бөркелә, – ди ул. 
Бүген үзе онык сөюче Наилә апа бәләкәченә җылы пинеткалар, матур җилән, кофта-жилетлар бәйли. Тормыш иптәше Рәшит абый да кул эшләренә һәвәс булып чыкты. Миләш агачыннан төймәләр ясап, күз тимәсен өчен аны якыннарына бүләк итә. 
– Әни кышкы озын кичләрдә бәйләм белән утырырга ярата. Үзе генә белгән сихри дөньяга чума да, онытыладыр төсле... Бәйләм әйберләр хәзер эксклюзив санала. Кул эшләренең кадере беркайчан да югалмас. Безне күз нурларын салып бәйләгән киемнәре белән сөендергәне өчен әниебезгә чиксез рәхмәтлебез, – ди Алсу. 
Бәйләм бәйләгәннәрнең кәефләре һәрвакыт яхшы, күңелләре күтәренке булуын да раслаган галимнәр. Наилә апаның һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы булуының, тормышны яратуының сере дә әллә шунда микән?! 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: