Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш бирүчеләргә ашыгырга кирәк

Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте эш бирүчеләрнең исенә төшерә: 2020нче елның 31 октябренә кадәр хезмәткәрләргә хезмәт кенәгәсен алып бару формасын сайлау хокукы турында хәбәр итәргә кирәк. 

Эш бирүче хезмәт турындагы законнардагы үзгәрешләр, аерым алганда, хезмәт эшчәнлеге хакындагы мәгълүматларны электрон рәвештә формалаштыру турында, хезмәткәрнең кәгазь (электрон вариантны да алып барып) яисә бары тик электрон хезмәт кенәгәсен сайларга хакы барлыгын һәр хезмәткәргә язмача җиткерергә бурычлы. 
 

– Үз чиратында хезмәткәр 2020нче елның 31 декабренә кадәр үзенең кайсы төр хезмәт кенәгәсен сайлавы турында язмача гариза бирергә тиеш, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Хезмәткәр тапшырган мәгълүмат аның РФ Пенсия фондында сакланачак хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларына кертелә. 
 

Ел башыннан хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат электрон рәвештә формалаштырыла. Эш бирүчеләр (кадрлар хезмәте) Россия Пенсия фондына мәгълүматны отчет чорында эшкә кабул итү яисә эштән азат итү, хезмәткәрне башка вазыйфага күчерү һ. б. булган очракта, шулай ук хезмәткәр хезмәт кенәгәсен алып бару формасын сайлау турында гариза биргән очракта бирәләр.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X