Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елмаюы белән дә дәвалый

Авырулар белән җылы мөгамәләдә булган, йөзеннән елмаю китмәгән Рәүнәз Мортазина барлык чирләреңне оныттырырга сәләтле.

Больничный ачтырырга, башка төр белешмә алырга килгән кеше район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлегенә керә. Авырулар белән җылы мөгамәләдә булган, йөзеннән елмаю китмәгән Рәүнәз Мортазина барлык чирләреңне оныттырырга сәләтле.

Рәүнәз – Азнакай районының Чуар Абдул авылы кызы. 8 сыйныфтан соң Бөгелмә медицина училищесында шәфкать туташы һөнәрен алып, юллама белән Казанның обком больницасына – икенче санлы республика хастаханәсенә эшкә килә.

– Без гаиләдә дүрт кыз үстек. Олы апам Хөмәйрә ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшли иде. Аның авыруларга ярдәм итүен күреп, минем дә аның үрнәгендә эшлисем килде. Медицина юлыннан китүемә апам да сәбәпче булгандыр, – ди Рәүнәз Мортазина.

Казанда өч ел эшләгәч, яшь белгеч туган ягына кайта. Азнакай районының Мәндәй авылында фельдшер булып башлый.

– Минем дә Мәндәй авылына юллама буенча кайтып, агроном булып эшләп йөргән чаклар иде ул. Бюджетта эшләгәннәрне колхоз эшенә мәҗбүри тарталар иде бит. Рәүнәзне ындыр табагына эшкә алырга дип килгән җирдән, гашыйк та булдым. Эшне озакка сузмыйча, килен итеп Мөслимгә алып киттем үзен. Рәүнәз белән бергә гомер итүебезгә быел 30 ел була. Ике бала үстердек, хәзер инде оныклар сөябез, – ди тормыш иптәше Раиф абый.

Мөслимдә хезмәт юлын район үзәк хастаханәсендә лаборантка булып дәвам итә Рәүназ Мортазина. Соңыннан ул неврология, балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Бүгенге көндә Рәүнәз апа –  хастаханәнең кабул итү бүлегендә шәфкать туташы һәм профилактика кабинеты инструкторы.

 – Сәламәт булыйм дисәң, һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Сәламәтлек – тиңе булмаган хәзинә икәнен онытмагыз, – ди тәҗрибәле шәфкать туташы.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X