Мөслим-информ

Елгалар турында кызыклы фактлар

Елгалар – табигый юлы буенча агып, бассейннарының җир өсте сулары агышы һәм җир асты сулары агышы хисабына туена торган су агымнары. Һәр елга үзенең кушылдыклары белән бергә елга системасын хасил итә.

Татарстан Республикасы территориясендә озынлыгы берничә йөз метрдан алып, берничә йөз километрга җиткән 4 мең тирәсе елга исәпләнә. Идел, Кама, Вятка, Агыйдел эре елгалар исәбенә керә. 
Җәйге су кимү чорында елгаларда су биеклеге күпкә кими, кайберләре, бигрәк тә Көнбатыш Кама аръягында, кибә. Көзен су биеклегенең берникадәр күтәрелүе күзәтелә, нигездә, ул парга әйләнүнең кимүе һәм транспирация (көзге явым-төшемнәр грунт сулары запасын тулыландыруга китерә) хисабына керә. Кышын елгаларда тотрыклы саегу күзәтелә, бу чорда елгаларны туендыручы җир асты сулары запасы акрынлап кими бара. Үзендә эрегән тозларның составы буенча сулар, нигездә, гидрокарбонат-хлоридлы-кальцийлы һәм гидрокарбонат-сульфатлы-кальцийлы типта. Территориянең күпчелек өлешендә суның минеральләшүе – 250-500, урыны белән 500-750 мг/л га кадәр җитә. Суның болганчыклыгы уртача – 440 г/л, җиңел юылучан балчыклы мезозой токымнары булган Көньяк Идел алды өлешендә 1500 г/л га кадәр һәм аннан да югары була. 
Елгалар – табигый мохитнең иң әһәмиятле элементы: эчәргә яраклы һәм сәнәгый сулар чыганагы, табигый су юлы, гидроэнергиянең яңартыла торган чыганагы, балыклар һ.б. төче су организмнарының, суүсемнәрнең тереклек итү урыны. Татарстан территориясендә Иделдәге иң зур Куйбышев сусаклагычы һәм Камадагы Түбән Кама сусаклагычы комплекслы әһәмияткә ия. Шулай ук Зәй һәм Карабаш сусаклагычлары бар. Болардан тыш, су белән тәэмин итү, сугару, балык үрчетү максатларында күп кенә буалар төзелгән. 
Мәгълүматлар “Татар энциклопедиясе”сеннән алынды.

Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: