Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электрон сәүдә турында

Онлайн исәп-хисап ясаганда (электрон чаралар аша) куркынычсызлык чараларын сакларга кирәк, дип кисәтә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе

 

 Сатучы компания турында интернет-сайттагы мәгълүматны (контактларын, юридик мәгълүматларны)  өйрәнергә кирәк. Мондый мәгълүмат булмаса, товар сатып алудан һәм исәп-хисап ясаудан тыелу зарур. Оешманың чынлыкта булуына инану өчен юридик затның яисә шәхси эшмәкәрнең Федераль салым хезмәте сайтындагы реквизитларын тикшерергә кирәк. Сатып алуны интернет-кибетләрнең  рәсми кушымталары аша гына башкару шарт. Билгесез ресурсларга ышанырга ярамый. Интернет-кибет турындагы фикерләрне уку да артык булмас. Шикле очракта интернет-кибетнең домен исемен https://cctld.ru/ru/ адресы буенча тикшереп карарга. Бары тик үз җиһазың аша гына сатып алырга кирәк. Карта буенча операцияләр турында смс-хәбәр бирү функциясен кушарга онытмагыз. Товар өчен түләгәндә икеләтә авторизация файдаланучы түләү системаларын (3-DSecure) кулланырга. Алар һәр сатып алынган товар өчен шәхси код белән хәбәр җибәрә. Түләү мәгълүматларын бары тик куркынычсыз сайтларда гына кертергә була. Алар https:// адресы юлы белән башлана һәм браузерында яшел йозак бар.

– Интернет-кибеттә шәхси кабинетны теркәгәндә үз аккаунтларың өчен ышанычлы парольләрне файдаланырга, аларны алыштырган очракта вакытында яңартып торырга кирәк, – дип тәкъдим итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе.

Банк счетлары һәм карта мәгълүматларын сатучыга электрон почта яисә телефон аша хәбәр итмәгез. Синең электрон кошелегыңнан, кәрәзле телефоныңнан һәм компьютерыңнан чит кешеләр файдаланмасын. Интернет аша товар сатып алганда беркайчан да банк картасының пин-кодын кертмәгез.

Онлайн сатып алулар өчен картаның виртуаль булуы кулай. Мондый карта төп карта счетына бәйле була. Аңа бары тик конкрет товар өчен түләргә кирәк булган сумманы гына күчерергә кирәк.

– Электрон җиһаз җәмәгать Wi-Fi челтәренә тоташтырылган булса, банк операцияләре башкармау һәм интернет-кибеттән товар сатып алмау хәерле, – диләр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X