Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елар чакта көл икән

Кулымда – райондашыбыз Вәсилә Хәйдәрованың “Елар чакта көл икән” китабының фотолар һәм иллюстрацияләр белән тулыландырылган икенче басмасы. 2016 нчы елның 10 феврале.

Тик бер килгән гомерләрнең 
Кадерләрен бел икән. 
Авыр чакта түз икән, 
Елар чакта көл икән. 
Кулымда – райондашыбыз Вәсилә Хәйдәрованың “Елар чакта көл икән” китабының фотолар һәм иллюстрацияләр белән тулыландырылган икенче басмасы. 2016 нчы елның 10 феврале. Бу көнне Сал. Мухан авылы мәдәният йортында китапның беренче басмасын тәкъдир итү кичәсе узды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе буларак анда мин дә катнаштым. Ул көнне авторны тәбрикләп чыгыш ясаучыларның хәтеремдә калган кайбер фикерләрен барлыйм. 
ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов: 
– 2014 нче елның 26 октябрендә Мөслимдәге кабул итү бүлмәсенә Вәсилә апа Хәйдәрова килеп керүгә мин аны үземнең беренче укытучыма охшаттым. Зыялы шәхес икәне әллә каян күренеп тора. Ул миннән китап бастыруда ярдәм итүемне сорады. Вәсилә апаның гозерен бик теләп кабул иттем. Китап басылып чыкканнан соң, аны тәкъдир итү кичәсен оештырырга тәкъдим ясадым һәм анда катнашырга вәгъдә бирдем. Бу тантана да бик матур килеп чыкты. 
Район Советы башкарма комитеты җитәкчесенең ул вакыттагы социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов: 
– Бүгенге чара – Сал. Мухан авылы өчен генә түгел, тулаем район өчен дә илле яки йөз елга бер тапкыр була торган тарихи вакыйга. Язучы элек-электән хикмәтле, изге кешегә саналган. Кошка – очар өчен канат, корабка – йөзәр өчен җилкән, кешегә яшәр өчен китап кирәк. Язучыга туган теленең бөтен байлыгын һәм нечкәлекләрен белү һәм тумыштан бирелгән нечкә тойгыларга, сәләткә ия булу шарт. Вәсилә Хәйдәрова – әнә шундый сыйфатларга ия булган профессиональ укытучы, һәвәскәр язучы, шагыйрә. 
Район мәгариф идарәсе методисты Нурания Шәймәрданова: 
– Районыбызның лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Мөслимнән Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Тегермәнлектән Гөлфия Мөхәмәтгәрәева, Сал. Муханнан Вәсилә Хәйдәрова, Тукайча әйтсәк, “Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә”, – дип яши. Мәгарифне тагын да үстерү, татар әдәби телен саклап калу өчен, безнең белән бер сафта хезмәт диңгезендә киң колач белән йөзәләр. Аларның үз алдына куйган максатлары да бер үк төрле дисәм дә, ялгыш булмас. “Елар чакта көл икән” китабының эчтәлеге, бизәлеше, тел-стиль, сурәтләү чаралары да бик матур. 
ТР физкультура һәм спорт отличнигы Марс Тимергалиев: 
– Вәсилә апа Хәйдәрованың тарихи сәхифәләрен мин Сал. Мухан авылының хезмәт халкына таштан түгел, татар алфавитындагы утыз тугыз хәрефтән төзелгән тылсымлы һәйкәл, киләчәк буын өчен әхлак кагыйдәләре җыелмасы дип бәялим. Яшьләр – безнең ышанычыбыз. Бу дөнья яшьләргә калачак. Бездән соң килгән һәр яңа буын үткән буынга караганда яхшырак булырга тиеш. Әдәп ягыннан да, гыйлем ягыннан да, сәламәтлек ягыннан да. 
Сал. Мухан авылының беренче хаҗиясе Нәсимә Галиева: 
– Күптән түгел Актаныш районы Әнәк авылына үзем белән бергә хаҗ гамәле кылырга барган юлдашымның хәлен белергә бардым. Буш вакытта укырмын дип, Вәсилә апаның әлеге китабын да алдым. Дустым китапка күз салуга: “Минем мондый матур китап күргәнем юк”, – дип, бөтенләйгә үзенә алып калды. Сүзебез һаман-һаман шул китап турында бөтерелде. Китапны укып чыкканнан соң, авторның гыйлемле булуына, дөньяви гыйлем белән бергә дин гыйлемен дә җентекләп өйрәнүенә ихластан инанасың. 
Хөрмәтле китап сөючеләр! Сез китапта тасвирланган гүзәл кешеләрнең тормышларын өйрәнеп, аларның яшәү рәвешен үзегезгә үрнәк өлге итеп алырсыз, тәнегезгә сихәтлек, күңелегезгә тынычлык табарсыз. “Үзеңнеке үзеңә кайтсын, балам” сәхифәсендәге гыйбрәтле язмышлар белән танышып, кылган хаталарыгыз өчен тәүбәгә килерсез, алдагы тормышыгызда һичкайчан кабатланмаска тиеш булган ачы сабак алырсыз. Китапның икенче басмасы, эчтәлеге белән шул ук калса да, бизәлеше белән күпләрне җәлеп итәрлек. Китап-альбомга эчтәлегенә хуш килердәй сигез дистәгә якын иллюстрация һәм йөздән артык фото кертелгән. Автор тарихи сәхифәләрне зәвыклы итеп ясалган тугыз конверт эченә урнаштырган. 640 битле бу китапта бер меңгә якын кешенең исем-фамилиясе телгә алынган. 
Тарихны шәхесләр ясый, тарих исә шәхесләрне тудыра. Тарихи сәхифәләр дә шәхесләрдән башка языла алмый. Илебез тагын да ныгысын,куәтләнсен, баесын, икътисади һәм сәяси мөстәкыйль булсын өчен һәр гаилә, авыл җирлеге, район, республика, өлкә бергә һәм бердәм булырга тиеш. Әлеге фикер һәрбер тарихи сәхифәдә игътибар үзәгенә куелган, авторның бу идеясе, рәсми документлар, чыганаклар белән тулыландырып, әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган. 
Кеше бул. Сыналу сәгатьләрендә түз. Тешеңне кысып булса да, чыда. Син бит – адәм баласы. Кеше дигән бөек исемне нинди эшләрең, нинди гамәлләрең белән аклый аласың? Аллаһ хакы өчен әйт, җавап бир. Бу турыда автор үзе болай ди: “Яшәү дәверендә мин нужаны җитәрлек күрдем. Башны ташка орырдай кайгы-хәсрәтләр кичердем. Бүген мин имин, рәхәт яшим икән, һәртөрле борчулардан тәмам талчыккан, хәлсезләнгән арык иңнәрем күтәрә алмастай авырлыкларны җиңеп, кеше булып калу өчен Раббым миңа биниһая көч, күркәм сабырлык биргән. Ә чынлыкта... 
Юк, узмадык гомер юлларын без 
Ак атларга менеп атланып. 
Елап елмаердай чаклар булды, 
Еларлыгы – көлеп капланып. 
– Киләчәккә иҗат планнарың нинди? – дигән сорауга Вәсилә апа Хәйдәрова, кистереп, бары тик бер сүз белән җавап бирде: 
– Нокта... 
Һәм... Яшь аралаш елмаеп куйды. 
Сәвия Хәбирова, 
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе. 
Фото – В. Хәйдәрованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X