Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел башыннан Татарстанда илкүләм проект буенча 25 меңнән артык эшмәкәр һәм үзмәшгульләргә хезмәт күрсәтелгән

2021 елда республикада «кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында 3 төбәк проекты гамәлгә ашырыла: «үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру», «җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру», «кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе». Бизнеска ярдәм итү программаларын финанслау федераль һәм региональ бюджетлардан гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан 358 эшкуарга 582,5 млн сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән, 59 үзмәшгульлек итүче микрофинанслау үзәгендә 8,9 млн сумлык микрозаймнар рәсмиләштергән.

«Минем бизнес " үзәге тарафыннан КУЭ субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга (бухгалтерия алып бару, хисап бирү, товарны маркировкалау, сертификацияләү, маркетплейсларга чыгу, продукцияне алга этәрү һ.б.) 25 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән. "МСП" корпорациясенең укыту программалары буенча тренинглар 1340 кеше үтте, шуларның 729 ы - КУЭ субъектлары.

Экспортка ярдәм итү үзәге хезмәтләреннән 1449 бизнесмен файдаланган, 51 эшкуар 16,85 млн доллар күләмендә экспорт контрактлары төзегән.

Шулай ук социаль өлкә инновацияләр үзәге ярдәме белән КУЭның 110 субъекты социаль эшкуарлар реестрына кертелде. Социаль предприятиеләрнең 78 вәкиле укулар узды, бу аларга социаль эшкуарлар өчен Грантка заявкалар бирү мөмкинлеге бирә.

2021 ел башыннан Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшкуарларга 6,3 млрд. сумнан артык кредит алырга ярдәм итте, гомуми суммасы 1,3 млрд.сум булган 279 поручительлек бирде, шул исәптән «җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» төбәк проекты кысаларында эш башлаучы эшмәкәрләргә поручительлек рәвешендә финанс ярдәме күрсәтте, бу бизнеска 751,7 млн. сум заем финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Агымдагы елда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,2 млрд. сум каралган, ә Икътисад министрлыгына караган структураларның (ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды һәм ТР Гарантия фонды) капиталын исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 3,55 млрд.сум тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә, шәхси эшмәкәрләрне һәм үзмәшгуль гражданнарны да кертеп, эш белән тәэмин итүчеләр саны 722,9 мең кеше тәшкил итә. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм Россиядә 7 нче урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама