Мөслим-информ

Эчмәгез әле, әниләр!

Тарихта эз калдырып, глобаль проблемаларны чишүдә, ил үсешендә аерым бер роль уйнаган, зур талант ияләрен Бөекләр дип атыйлар.    Алар белән беррәттән кешелекне дәвам итүче, җәмгыятне лаеклы алмаш белән тулыландырып торучы Аналар да “Бөек” дигән исемгә лаек. Бөек татар шагыйре Һади Такташның “Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга” дигән шигри юллары һәрберебезнең йөрәк түрендә саклана. Шулай ук бөек рус язучысы Максим Горкийның “Ана – ничек горур яңгырый!” дигән сүзләре ана дип аталган илаһи затның бөек кенә түгел, горур да, акыллы да, зирәк тә булуын исбатлый. 

Даһиларыбыз дөрес әйткән, аналар нәкъ шулай булырга тиеш тә бит, әмма аерым очракларда әниләр дөняга яңа кеше тудырып, үзләренең ана булуга хокуклы икәнлекләрен дәлиллиләр, ә үзләре дәүләт тарафыннан законлаштырылган бурычларын үтәүдән баш тарталар. Бала туу белән ата-ана аны яхшы итеп тәрбияләп үстерергә, укытырга, аның хокукларын чикләмичә, лаеклы алмаш итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарырга тиеш.
Соңгы елларда хәмер белән артык мавыгып китеп, гаиләсен дә, балаларын да уйламыйча, баш ташлап эчүче әниләрнең күбәеп китүе җанны әрнетә. Аларның күзләренә туры карап: “Әй әниләр, үз кулларыгыз белән канатларын сындырып атарлык булгач, ник тудырдыгыз бу сабыйларны дөньяга?” – дип кычкырасы килә. Үзегезне шул балалар урынына куеп карасагыз, аларга никадәр авыр икәнлеген аңларсыз.
Беренчедән, бала иптәшләре алдында кимсенә, чөнки аны, исерек әнисен төртеп күрсәтеп, үчеклиләр.
Икенчедән, бала башкаларның аек, матур кыяфәтле әниләреннән көнләшеп, үзенекеннән ояла башлый һәм әкренләп аның әнисенә булган ярату хисе, хөрмәте югала. Аңардан әнисен генә түгел, илен дә яратмаучы шәхес формалаша.
Өченчедән, күп очракта бала үзе дә хәмергә тартыла башлый. Кыскасы, мондый гаиләләрдә, бигрәк тә әни кеше эчкән гаиләдә психологик яктан гарип бала формалаша. Менә шушы инде ул үзең тудырган баланың канатларын үз кулың белән ботарлап, матур киләчәген юкка чыгару. Иң гаҗәпләндергәне – күкрәп торган йорты, сөлектәй ире, томрап торган балалары булган, төскә-биткә чибәр генә ханымнарның хәмер белән дуслашып, тормышларына, балаларының язмышларына кара күләгә булып ятулары. Нинди авыр чиргә юлыккан кеше дә яшәргә тырыша, ә сезнең үзегез эзләп тапкан авырудан котылу да бары тик үзегездән генә тора, ләбаса. Тудырган балаларыгыз, үзегезне тудырган аналарыгыз хакына туктагыз ул агуны чөмереп, баш миегезне аңгырайтудан. Гаиләгезнең дә, тормышыгызның дә, яшәгән мохитегезнең дә матурлыгын күрерсез. Кеше гомере санаулы минутлардан гына тора, шуны онытмагыз. Районда мондый әниләр, авыр гаиләләр белән эш алып барыла, билгеле. Аларның эше әледән-әле аерым комиссия утырышында каралып, төрле җәзалар бирелеп тора. Аларга штраф салына яисә, балаларын алып, вакытлыча приютка урнаштыралар. Ләкин начар гадәтле ана берничә көн тыелып тора да тагын эчүгә керешә. Бәлки аларны мәҗбүри дәвалануга җибәрү кирәктер. Элек хатын-кызлар советы бар иде. Составында табиблар, хокук белгечләре, дин әһелләре, психологлар, сүзе үтә торган үрнәк тормыш юлы үткән дәрәҗәле ханымнардан торган совет төзеп, үгет-нәсыйхәт юлы белән андый әниләрнең кайберләрен тормыш баткагыннан тартып алып булыр иде. Ә иң әһәмиятлесе – булачак әниләрне бу “авыру”га каршы балалар бакчасыннан, мәктәп эскәмиясеннән үк тәрбияли башлау, кыз баланы тормышка әзерләү дәресләрен мәктәпнең укыту-тәрбия планына кертеп, системалы эш башкарудыр.
Районыбызның киләчәген аек акыллы, физик һәм рухи яктан сәламәт, акыллы фикер ияләре белән тәэмин итү өчен, замана чиренең бу төренә дә битараф булмасак иде. “Әни” дигән Бөек исемне горур йөртеп, башкалардан да шуны таләп итсәк иде.
Галия Фәрхетдинова.
Мөслим.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: