Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчкән суларыбыз чистамы?

Моннан берничә ел элек авыл җирлекләрендә халыкны борчыган проблемаларның берсе эчә торган су белән тәэмин итү иде. Чөнки моннан берничә дистә еллар элек салынган су линияләре тузып, бик еш тишелеп интектерде, башняларга насос табу мәсьәләсе дә катлаулана башлаган иде. Проблеманы хәл итүдә халыктан җыелган үзара салым акчалары һәм Республикада гамәлдә булган “Чиста су” программасы ярдәм итте. 

       Авыл җирлекләре бюджетында су линияләрен яңарту, халыкны эчә торган су белән тәэмин итү өчен бернинди финанслау каралмаган. Ә тишек торбаны ямарга яки алыштырырга, сафтан чыккан насосны алыштырырга һәм бу эшләрне башкаручыларга хезмәт хакын түләргә кирәк. Колхозлар вакытында барында бу эшләрне алып баруда проблема сизелмәде дә диярлек. Алар таралгач, авыллардагы су челтәре хуҗасыз калды. 
        Бәхеткә, 2010 елда ТР хөкүмәте “Чиста су” программасын тормышка ашыра башлады. Ә соңрак халыктан җыелган үзара салым акчалары хисабына да бу проблемаларны чишү мөмкинлеге табылды. Бүген авыл җирлекләрендә чиста су белән тәэмин итү буенча күләмле эшләр башкарыла. Су проблемасы халыкның үзәгенә үткән Исәнсеф авыл җирлегендә дә 2017-2018 елларда бу өлкәдә нәтиҗәле эш башланды. Узган ел Исәнсеф-Чишмә һәм Исәнсеф авылларында үзара салым акчалары ярдәме белән су линияләре һәм тәэмин итү җиһазлары тулысынча яңартылды. Ә бу җәйдә Тат. Бүләрдә “Чиста су” республика программасы нигезендә күләмле эш башланды. 
       – Бик сөенәбез. Су белән тәэмин итүдәге ярдәме өчен район, республика җитәкчелегенә, биредә эшләүче егетләргә авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез. Быел Яңа Сәет авылында да су системасы тулысынча яңартылачак. Әлеге эшләр өчен салым акчаларын кулланачакбыз. Шул рәвешле җирлектәге иң зур проблема хәл ителәчәк, – ди Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов. 
       Авыл халкы да бүген җирлектә башкарылган эшләрдән канәгать һәм сөенечләре белән дә бик теләп утаклаштылар.
        – Тат Бүләрлеләрне сулы итүдә республиканың газлаштыру фонды җәмгыяте бригадасы яңа технология нигезендә эшли. Урамнар да, юллар да бозылмый. Бүген авылыбыз гөрләп тора: бер урамда су кертәләр, икенче урамда юл салалар. Куанычка булсын, – ди актив хәбәрчебез Әнвәр Сәрвәров.
      Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән, дигәндәй, районның барлык җирлекләрендә дә су проблемасын берьюлы хәл итеп бетерү мөмкин түгел. Вакытлы кыенлыкларга сабыр итәргә кирәк. Әкеренләп суы да, юлы да, башкасы да булыр. Халкы исә үз чиратында эчә торган суны исраф итмичә, асфальт юлларны бозмыйча, чисталык һәм тәртип урнаштырылган җирне чүпләмичә, кадерләп тотсын иде.
       Фәридә Гайнетдинова.
       Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев