Мөслим-информ

Эчкән суларыбыз

Мөслимнең чишмәләре юк, тик ул суларга бай. Иске Мөслим бик куәтле су чыганагы өстендә утыра: ал да суын файдалан. Элегрәк Мөслим болыннарында, әрәмәләрендә чип-чиста сулы тирән күлләр җәелеп яталар иде.

Аларны җир асты сулары туендырды. 1930 елларда, Мөслимдә колхоз төзелгәч, күлләр (190 гектар су мәйданы) “Путиловец” колхозы милке итеп беркетелә. Күлләрне карау-тәрбияләү авыр булмый, чөнки ел саен килгән көчле ташулар аларның камышын бозы-ние белән кубарып алып китәләр, күл төпләре чистарып, су юллары – кизләүләре ачылып кала иде. Хәзер кизләүләр лай, утырымнар белән томаланды, балыклы чиста тирән күлләр бетте. Колхоз балык үрчетү белән шөгыльләндеме, юкмы – белмим, тик сугыштан соңгы елларда Балыкчы Гариф, Балыкчы Ибраһим дигән абзыйларның бригадалары балык тотып, эшкәртеп сатудан колхоз шактый табыш ала торган булган. 
Хәзерге Ык Мөслим яныннан суүсемнәр баскан сай елга булып ага. Моннан 50 еллар элек кенә дә Чулманның тыныч суларында йөзеп үскән кайбер туганнарыбыз Ыкта коенырга куркалар иде. Ашкынып аккан, еш кына мәкерле, чоңгыллы, “сәке аслы”, ягъни ярларының су асты өлеше чокылып кергән иде елгабыз. Бу ян чокырларның барлыгы су өстеннән күренми. Тик баткан кеше анда эләксә, аны елга үзе бирмичә таба алмыйлар, диләр иде. Елганың кайбер урыннарында тирәнлеге ике дилбегәдән дә ким булмаган чоңгыллар барын да сөйлиләр иде. Ә без елгабыздан курыкмадык, шунда үскәч, аның холкына ияләшкән идек. Комаякта суга аркан ятабыз да, күзләрне кояштан йомып, Ык суында тирбәлеп, агым уңаена биреләбез. Рәхәт! Тигез¬лекне югалта башласак, аякларны, балык кебек, бераз кыймылдатып алабыз. Дамбага (ташу алып киткән күпернең башы) кадәр агып барып җиткәч, сайлыкка чыгабыз. Агымга каршы йөзәргә көчебез җитми, кире үзебезнең Кома¬якка яр өстеннән җәяүләп йөгерәбез. Сабынга кытлык елларда дамбаның ак ташларында Мөслим халкы, сырлы бәләк белән тукмый-тукмый, селтеләп юган керләрен чайкый иде. Сырлы бәләкне Мөслим музеенда күрә аласыз.
Ык суының тәмен хәзерге Мөслим кешесе белмидер. Элек аның суын, чәйгә тәмле, дип алып кайталар иде. Без исә су коенган арада аның суын да эчеп ала идек. Күл суларын да курыкмыйча эчтек. Аннары колхозларда маллар артты. Гербицидлар, пестицидлар чамасыз, уйсыз кулланыла башлады. Ыкның бездән югары өлешендә нефть промышленносте оешмалары, аңа бәйле шәһәрләр, поселоклар үсте. Пычраклар, агулар Ыкка актылар. Елганың чиста комлы төбен лайла, тирес, чүп каплады. Ык бүгенге хәленә калды. Ул елларда әле табигать бай иде. Болыннарда билдән печән. Әрәмәләр күкрәп үсә, тирән күлләрдә балык чутсыз. Алар бетәр дип уйламаганнардыр. Башта сугышлардан таякка калган халыкны киендерергә, туйдырырга, тораклар белән тәэмин итәргә кирәк булды. Өстенә ничә яу килеп таланган, җимерелгән илнең авыл хуҗалыгын, промышленностен, оборона куәтен тизрәк үстерергә, ныгытырга кирәк иде. Табигатьне саклау эшләре бик күп чыгымнар сорый бит, илдә исә байлык чамалы. Экология мәсьәләсе һаман арткы планга кала кил¬де. Менә хәзер илдә байлык та чутсыз, тик бу мәсьәлә һаман чишелә алмый. 
Соңгы елларда Мөслим, краннан гына алып, саф чишмә суларын эчә. Әле кайчан гына суны коелардан ала идек. Безнең Банк урамының Пушкин урамына кадәрге иске очында дүрт кое бар иде. Иң тәмле сулысы – Мәүлидәттәй коесы. 70нче елларга таба кайбер урамнарга, кешеләрнең ишегалларына су колонкалары кага башладылар. Берәр хуҗаның барлык белән яшәгәнен сөйләгәндә карчыклар: “Аның калункасына кадәр бар бит”, - дип мактыйлар иде. Аннары әкренләп булса да сулар өйләргә үткәрелә башлады. Халыкны су белән тәәмин итү эшенең нинди авыр, җәнҗаллы икәнен элекке елларда авыл Советлары рәисләре булып эшләгән кешеләр, бигрәк тә Галиев Нурлыгаян абый, нык беләләр иде. Кое бурасы я сиртмәсе искерсә дә, колонка яисә су кудыру башнясы эшләмәсә дә шуларны биетә, район газетасының “Чукмаргали” почмагына яза иде халык. Коелар, колонкалар мәшәкатьләре үтте, авылларда су кудыру башнялары проблемалары очрый әле.
Хәзер инде Мөслим халкы өенә килгән саф чишмә суларына шулкадәр туенды, суны эчәргә авыл чишмәләреннән савытлап ташый. Чишмәләрнең тирә-юне матур, чиста. Су алмасаң да, аларның чурлап агуын тыңлап ял итәр өчен генә дә барасың. Тик һәр чишмә дә куаныч бирми икән. 25 август көнне Хәләф абый исеме белән аталган чишмәгә барган идек, җаныбызны борчып кына кайттык. Мин аны ничек язарга да белмим, тик ул урын чын мәсхәрә хәлендә. “Хәләф чишмәсе” дип язылган аркалы бик матур баскычтан менгәч тә ял итү урыны ясалган. Утыргычлар, иркен өстәлләр. Чишмәнең бөтен проблемасы шушы ял урынында. Кешеләр “кәчәк” белән киләләр, ашыйлар, эчәләр, бөтен пычракларын шушы чишмә территориясендә өеп китәләр икән. Чишмәгә барып җиткәнче үк биек чүп өеме каршылый. Ул кайчаннан бирле җыелгандыр, бер генә ел түгелдер. Аз гына булса, без аны машинага салып алып киткән дә булыр идек. Тик монда төягеч белән йөк машинасы кирәк. Инде чишмәсенең суын татып карыйк дип барсак, җил чүп өеменең сасысын анда ук китерде, суны татып карап булмады. Югыйсә чишмә чүп өеменнән шактый еракта. Һичнинди ояты булмаган кешеләр пычратып яткан урынны авыл да, башкалар да чистартып өлгерә алмас. Монда тәртип булсын өчен чишмә территориясеннән ял урынын сүтеп атарга, я чишмәдән Хәләф абыйның исемен сүтеп алырга кирәктер. Матур дөньяның, чишмәләрнең кадерен белмәгән бәндәләр ашап-эчкән, пычраткан урында хөрмәтлебез Шәмсетдинов Хәләфетдин Мөхетдиновичның исеме мәсхәрәләнеп тормасын. 
Разия ГЫЙЛАҖИНА.
Мөслим.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: