Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Дүрткә тапкырлыйбыз": 2020 елда ТР беренче балаларга түләү өчен 4 млрд. сум акча тотачак

Программа шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә 2020 елда республикада яшәүчеләр арасында беренче балаларга түләүләр алучылар саны дүрт тапкырга артачак.

2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балаларга федераль түләүләр бирү шартларының үзгәрүе Татарстанда алучыларның саны дүрт тапкыр артуга китерәчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Без беренче бала туган гаиләләрнең 70-80% ы бу чарага эләгер дип уйлыйбыз. Республикада уртача хезмәт хакы 37 мең сум тирәсе тәшкил итә. Әлеге акчага яшь һәм студент гаиләләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дәгъва итәчәк. Сүз уңаенда, без бу түләүгә генә дә дүрт тапкыр күбрәк акча салдык. Бу якынча 4 млрд. сум, бу 2019 елга “Демография“ проекты бәясе белән чагыштырырлык», – дип аңлатты министр.
Беренче балага түләү 2019 елда республика гаиләләрендә беренче балалар туу буенча күрсәткечнең уңай динамикасын саклап калуга йогынты ясады. 2019 елда аның күләме 8 мең 896 сум тәшкил итәчәк. Җан башына уртача керем 14 мең 34 сумнан артмаган гаиләләргә түләү каралган. Ягъни өч кешелек гаиләгә керем 42 мең 102 сумнан артмаска тиеш.
2020 елның 1 гыйнварыннан мондый пособиеләр бала яшь ярымга җиткәнче түгел, ә өч яшь тулганчы түләнәчәк, ә акча түләнергә тиешле гаиләләрнең керемен эшкә яраклы халыкның ярымнан ике яшәү минимумына кадәр арттырачаклар. 2020 елда түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итәчәк. Бу түләүгә җан башына уртача кереме 20 мең 170 сумнан артмаган гаиләләр дәгъва итәчәк. Шулай итеп, өч кешелек гаиләгә керем яңа елда 60 мең 510 сумнан артмаска тиеш.
«Быел беренче балага түләүләр буенча безнең запрос 1 млрд. сум тәшкил итте, без аны үтәдек диярлек. Киләсе елга үсеш дүрт тапкыр көтелә. Беренче бала туган очракта ай саен акчалата түләүне төбәктә 13 мең 197 ана алган. 2020 елда без бу мөмкинлекне үз гаиләбездә гамәлгә ашыручылар саны артыр дип көтәбез», – диде Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев