Мөслим-информ

Дога кылу әдәпләре

Аллаһка дога кылганда, кабул булсын өчен түбәндәгеләрне үтәү мөһим.

Аллаһка дога кылганда, кабул булсын өчен түбәндәгеләрне үтәү мөһим:

– ихласлык;

– доганы Аллаһка хәмед-сәнә вәпәйгамбәргә(салләллаһу галәйһиүә сәлләм) салават белән башлау,

тәмамлаганда да шулай ук бетерү;

– җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау;

– күңел вә йөрәк белән бирелү;

– шатлыкта да, кайгыда да дога белән ялвару;

– догада Аллаһтан башкага ялвармау;

– үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны – берсен дә ләгънәт кылмау;

– Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача ялвару;

– барча гөнаһларны тану һәм алар

өчен гафу сорау, шулай ук, Аллаһның рәхмәтен танып, Аңа шөкер кылу;

– доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене генә сорау;

– дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү;

– хаксыз алынган нәрсә булса, анны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү;

– доганы өч тапкыр кабатлап әйтү;

– кыйблага таба юнәлү;

– дога кылганда кулларны күтәрү;

– тәһаратле булу;

– дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу;

– башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау;

– Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау;

– гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл юл белән кәсеп ителгән булу;

– гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау.

(«Иң кирәкле догалар» китабыннан).

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: