Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы үзенең ирекле программасы белән команда чыгышында гамәлдәге дөнья чемпионнары исемен ныгытты.
СИНХРОН ЙӨЗҮ. Команда чыгышы. Ирекле программа.
1. Россия - 98.4667.
2. Кытай - 96.1333.
3. Япония - 93,9000.
Су спорты төрләре сараенда ир-ат спортчылар 3 метрлы трамплиннан сикерүдә кйч сынашты. Кытай спортчысы Хэ Чао җиңүче булды. Беренчелек өчен көрәштә ул Олимпия чемпионы, Россия спортчысы Илья Захаровны узды.
СУГА СИКЕРҮ. Ир-атлар, 3 метрлы трамплин.
1. Хэ Чао (Кытай) - 555.05.
2. Илья Захаров (Россия) - 547.60.
3. Джек Лойер (Англия) - 528.90.
Бүген, 1 август көнне, 4 комплект медаль уйнатыла. Әлегә медальләр санына игътибар итик.
Нет комментариев