Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләре порталы вакытны янга калдыра

РФ Президентының 2012 нче ел 7 май 601 санлы "Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре" (дәүләт хезмәтләрен электрон форматта кулланучылар санын арттыру өчен) Указы нигезендә, бүгенге көндә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (БДХП) Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча хезмәт күрсәтүне оештыру мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Районыбызда яшәүче күп кенә кешеләр бу хезмәттән файдаланалар да инде, БДХП сайтында тиз һәм уңайлы теркәлү өчен бер тапкыр күпфункцияле үзәккә паспорт, СНИЛС (иминият таныклыгы) һәм кәрәзле телефон белән килеп, порталда теркәү үтәргә кирәк, алга таба интернетка керү мөмкинлеге булган һәр җирдә дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкин булачак.

Быел Тойгелде, Метрәй, Иске Карамалы, Түбән Табын һәм Исәнсеф авылларында да күпфункцияле үзәк пунктлары ачылды.

Дәүләт хезмәтләре сайтында регистрация үткән һәр кулланучыга ЮХИДИ бүлекчәсе, миграция хезмәте, мәгълүмат үзәгеннән дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, интернеттан машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен, РФ паспорты алу, дактилоскопия теркәлүе үтү, хөкемгә тартылу яки тартылмау турында белешмә алу өчен гариза язарга мөмкин һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X