Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Җылы оя. Беренче бүлек

Октябрь бәйрәменә ишеп-ишеп кар яуды да, салкынайтты.Чишмә башындагы имәннең көрән яфраклары коелмыйча, салкын җилдә кыштырдап утыруын Көнкүрмеш халкы кышның суык булачагына юрады. Суыткан саен мал-туарына, кош-кортына ашатырга күбрәк киткәнгә, мал санын киметә, каз- үрдәк өмәләре үткәрә башладылар.

 ( Повесть.)

                                   ЛӘЙЛЕКӘЙ

 

                                       Каз өмәсе                        

Октябрь бәйрәменә ишеп-ишеп кар яуды да, салкынайтты.Чишмә башындагы имәннең көрән яфраклары коелмыйча, салкын җилдә кыштырдап утыруын Көнкүрмеш халкы кышның суык булачагына юрады. Суыткан саен мал-туарына, кош-кортына ашатырга күбрәк киткәнгә, мал санын киметә, каз- үрдәк өмәләре үткәрә башладылар.

Урман кочагына сыенып утырган, ак карга  күмелгән  кечкенә авыл әле тирән йокыда.  Җилсез суык төннәрдә генә була торган  тынлыкта  бары Әбуталиплар морҗасыннан гына багана булып өскә төтен күтәрелә,  авылның бер йортында да ут эленмәгән иде әле.

– Ләйлекәй, Маһинур, торыгыз, соңарып йөрү килешмәй! –Миңнебәдәр кызларын уятып, ашыктырды. Күрше авылда яшәүче Җамалия  түтәйләре  чакырып җибәрде: ”Шимбә көн Ләйлебәдәр белән Маһинур каз өмәсенә килсеннәр.”Әнкәләренә кабат дәшәсе булмады-кызлар сикереп тордылар, тиз-тиз әзерләнеп, чәй эчеп, юлга чыктылар.

Куанычлары эчләренә сыймады кызларның! Елга бер була торган бәйрәм бит ул каз өмәсе!

Кызлар урман аша  Акхуҗага тиз-тиз атладылар: авылда андый эшләрне иртүк башлыйлар.

Салкыннан йөзләре алсуланган ике чибәр килеп кергәч , туталары , беренче мәртәбә күргәндәй ,шаклар катып  :

–Сөбханалла -мәшалла! Тфү -тфү, күзләр тимәсен, бигрәкләр дә чибәрләнгәнсез!  И-и , Раббым! Кай арада үсеп җиткәннәр диген!–дип сокланды.

Кунаклар чәй эчүгә,  чакырылган авыл кызлары да   килеп җитте.

–Атасы, бар, Мирзагалине чакыр, мин кичә үк аңа казларны син суярсың дип әйтеп куйганыем, – диде туталары. Ире чыгып киткәч: 

–Ир кеше диген инде, каз да суя алмый, кызгана, исәр!–дип  хурлаган да  сыман,  әзрәк сокланган да сыман әйтеп куйды.               

                                              * * *

Утарга ябылган казларны каңгылдатып тотып, тәпиләрен бәйләп, кызлар егет янына килделәр. Аларның чыр-чу килүләренә, үзләренә дә әлләни әһәмият итмәгәндәй, чалган казларны кызларга тоттыра барды. Әмма берсен генә дә күз угыннан җибәрмәде, һәммәсен сынап, ирләрчә бәяләп торды. 

Башкалар кебек казның канатын каерып тотмыйча, куенына кочып, сыртыннан сыйпап тынычландырырга тырышкан Ләйлекәйнең йөзе моңсу иде.

–Әллә казны жәллисең?–диде егет, кайнар карашы белән сылукайны иркәләп.

Тыныч кына елмаеп торган бу әдәпле кызны Мирзагали башкалардан аерып “тамгалады”: чытлыкланмый, сабыр, чибәррәк  тә...

Кызның оялчан күзләре егетнең карашыннан сирпелделәр дә  керфекләр ышыгына качтылар.

–Кызганам...Бигрәк матурлар бит... Сөеп үстерәсең дә... Мескенкәйләремнең гомере бигрәк кыска ...

Бу көн Ләйлекәйгә бик ямансу – каз гомере киселгән көн... Кызның җаны өзгәләнә, елыйсы килә.
Чалган  казны егет Ләйлекәйгә тоттырды:

–Кызгансаң ите хәрәм була диләр, кызганма! Әле үзең дә каз итен яратасыңдыр, чибәркәй! Яратасыңмы?! Әниең каз канатын кимерергә сиңа бирәдер- очып китсен дип!

Ләйлебәдәр көлеп җибәрде. Аның хәлен аңлап,  шаярып эндәшкәч, бик якын  тоелды егет...

–Әле, ихтимал, минем ихатага очып төшмәгәең, ә?!

Егетнең шаяртуына йөрәге урыныннан купты... Каз йолкыганда да , каз түшкәләрен көянтәләргә элеп, инешкә юарга төшкәндә дә егетнең кыю сүзләре, очкынлы карашы Ләйлекәйнең исеннән чыкмады.

Инештән кайткач,  каз түшкәләрен  туңдырырга киртәдәге чөйләргә элделәр. Ишегалдына  майлы табада пешкән каз тәбикмәгенең хуш исе таралган иде.

–Әйдәгез, кызлар, утырышыгыз. Тәбикмәк кайнар чакта тәмләп ашагыз,– дип, хуҗа  хатын өелеп торган тәбикмәкләрне тагын бер кат майлап чыкты.

–Әйдәгез, җитешегез. Менә , кем ярата, майга манып ашагыз ,–дип эретелгән каз маен  өстәлгә куйды. Бозлы инеш суында   каз  юганда туңган алсу бармаклар  тәбикмәк өеменә үрелде.

Каз суючы  егет юк иде. Ләйлекәй аны очратудан читенсенә дә, күрәсе дә килә. Теге  кайнар күз карашы аны  өметләндерә,  дәвамы булуын тели...

Кичке ашка  кунак кызлары өстәл әзерләп йөргәндә, Мирзагали килеп керде.

–Әйдә, Мирзагали, түрдән уз!–дип чакырды  җизнәй кеше.

Егет бишмәте белән бүреген чөйгә элеп, стена буендагы эскәмиягә утырды. Мирзагали кичке ашка бәйрәмчәрәк, ыспай киенгән, карашында ниндидер ашкыну сизелә. Өмәче кызлар арасыннан апалы - сеңелле кунак кызларын аерып күзәтә. Икесенә дә күз төшәрлек...Мирзагалинең сынаулы карашына Маһинур кыю гына елмайды. Ләйлекәйнең оялчан күзләре егеткә туры карый алмый: күзләре очрашса, йөрәгенең сере ачылудан курка , егет аңа шул тиклем ошый... Үзенә төбәлгән карашын күрмәсә дә сизә, шуңа яңаклары мәк чәчкәсе кебек яна...

Ике бәбәй  итәкле  ал сатин  күлмәге өстеннән чигүле ак алъяпкычын  нәзек биленә кысып бәйләгән, алъяпкыч канатлары  кабарган -иңнәренә күбәләк кунган диярсең! Аркасына төшеп торган калын толымнарындагы көмеш тәңкәләр чыңлап  алса, Мирзагалинең тәне чымырдап китә. 

Бер өстәл артында утырган гашыйк егет белән кызның карашлары очрашмый каламы соң?! Күңелләрнең бер-берсенә тартылуы, омтылуы  зәңгәр ялкын булып күзләрендә чагылды, исләре китте: икесе дә зәңгәр күзле! Мирзагали шул минутта ныклы фикергә килде: андый кызны ычкындырса, исәр булыр! Бүген кич  аңлашырга кирәк! Күпме ялгыз йөрергә була!

                                                      ***

Өмә ашыннан соң  Акхуҗа кызлары Ләйлекәй белән Маһинурны клубка вечерга чакырып кыстый башладылар.

Җамалия түтәйләре дә:

–Бәй, барыгыз, күңел ачып кайтырсыз!– дип ризалыгын белдергәчкызлар барырга булдылар.

–Мирзагали абый,  гармуныңны алып син дә чык!–диде кызларның берсе. ”Гармунчы да икән!” –дип гаҗәпләнде Ләйлекәй.

 

Клуб шыгрым тулы иде...Кызлар бер почмактарак җыелганнар. Егетләрнең күзләре кунак кызларында гына! Гадәт шундый:кунак кызын эләктерү –егет горурлыгы! Уеннар башланды. “Челтәр элдем читәнгә”не  җырлап пар сайлашканда, Маһинурны озын буйлы егет сайлады. Ләйлекәйне Харис исемле егет  җитәкләгәнен күреп, Мирзагали гармунын шып туктатты. Ләйлекәй аптырап калды. Кыз аңлады: Мирзагали аның Харис белән биюен теләми! Тезелешеп баскан яшьләр аптырап таралыштылар. Ялгыз биюләр башлангач, теге Харис тагын, тыпырдап, Ләйлекәй каршысына килеп басты – биергә чакырды. Көй тагын туктады. Бу юлы инде барчасы да аңлады: бу  ачыктан ачык аңлашу! Ләйлекәйгә уңайсыз да, сөенеч тә!.Авылның иң  чибәр  гармунчы егете аны сайлады! Бөтен кеше алдында!

Харис хурлыгыннан  кызарып чыкты, гармунчы янына ыргылды. Аның кизәнгән кулын Мирзагали эләктереп алды да, артка каерды. Нинди егет бу хурлыкка түзсен! Харис гауга күтәрде. Эшне тирәнгә җибәрмәс өчен егетләр Харисны үзләре янына алып киттеләр, үгетләргә, тынычландырырга маташтылар. Ләкин егетнең туктарга исәбе юк иде, күңелсез хәлне йомар өчен тизрәк уен оештырдылар.

–Колхоз түгәрәгенә  чыгыгыз! Стена терәтеп торыр өчен килдегез мени ?!  Барыгыз да чыгыгыз!

Ниһаять , кичә тәмамланды.

Гармунын тоткан Мирзагали Ләйлекәй белән янәшә чыкты. Бер-ике атлаулары булды, каршыларына  Харис килеп басты.

–Мирзагали абый!Синең вечерларда йөрер чагың үткән бит инде! Ник  Ләйлебәдәр белән минем арага керәсең? –диде каты гына.

–Кайда йөрергә икәнен синнән сорамыйлар! Ә менә сине Ләйлекәй белән биетәсем килмәде!

–Бәлки аның  минем белән биисе килгәндер?

Аның өчен егетләрнең тавыш күтәрүенә кыз оялды. Ялварулы тавыш белән:

–Кирәкми, кирәкми, туктагыз, ачуланышмагыз!–диде. 

Харис әрсезләнеп кызның беләгеннән кысып тотты:

–Ләйлебәдәр, әйт әле, син каршы түгелиең бит, әйеме?

Маһинур апасын Мирзагали озатыр дип юраган иде,

Харисның кыланышын ошатмады,тегеңә ябырылды:

–Җибәр, ник аңа ябышасың?!–дип, апасын суырып алгандай кочагына тартты. –Әйдә, Ләйлекәй, киттек! Кызлар йөгерә үк башладылар. Мондый хәлдән соң  егетләр аптырап калдылар, тарткалаш сүрелде.

–Син, Харис, минем юлга аркылы төшәргә уйлама! Ләйлекәй барыбер минеке булачак!

–Карарбыз!

Үзеннән кече егет белән сүз көрәштерүне  Мирзагали кирәк санамады, гармунының телләреннән бармакларын йөгертеп алды да, әкрен генә уйнап юлын дәвам итте. Гармун тавышын ишетүгә  кызлар да адымнарын әкренәйттеләр. Капка төпләренә якынлашканда Мирзагали куып җитте. Маһинурны теге озын буйлы  егет озатып килә иде. Кайтып җиткәч, өйләренә керергә җыенганда, икесен ике егет туктатты.

–Салих, барыгыз, тагын әзрәк урап килегез!–диде Мирзагали теге егеткә.

Икәү генә калгач, Мирзагали гармунын капка төбендәге эскәмиягә куйды. Ләйлекәй дулкынланып,  егетнең аңлашуын  көтте.

–Ләйлекәй, әйдә  әзрак утырып торыйк! –Иңсәләреннән кочып эскәмиягә алып килде. Ләйлекәй кыймылдарга да кыймыйча утыра. Мирзагали аны кысыбырак кочып сорады:

–Туңмыйсыңмы ?  

–Юк...

–Син миңа үпкәләмәдеңме?

–Нәрсәгә?

–Биетмәгәнгә. Сине  башка бер егет белән дә биетәсем килмәде!

Кыз ни өчен дип сорамады, оялды, ул сүзне егет үзе әйтүен көтте.

–Ләйлекәй, сизгәнсеңдер инде, мин сине  бик ошаттым! Син дә мине ошатсаң...Миңа кияүгә чыгар идеңме?

Ләйлекәйнең күкрәгенең әллә кай туры кайнарланып китте, сөенечтән йөрәге тамагына менгән кебек, сулышы ешайды.

–Кызлар сине өйләнгән диделәр бит...

–Алар әйтмәсә, үзем дә әйткән булырыем. Хатын белән аерылыштык. Малайга өч яшь. Малайны миңа Наҗия үзе биреп җибәрде. Ул инде башка кешегә кияүгә чыккан.

Бу турыда Ләйлекәйгә өмәче кызлар сөйләгән иде. Ләкин боларның берсе дә кызның йөрәгендә кабынган сөю хисен сүндерерлек түгел...Кыш салкыны да! Мирзагалинең кочагында кызның күңеле бәхет тойды...Әллә нинди тыныч ышаныч...

–Җә, ни әйтерсең Ләйлекәй? Хатын аерган кешегә чыгарга курыкмыйсыңмы?

–Курыкмыйм,–диде кыз йомшак кына.

–Чыгасыңмы миңа?

–Белмим...Әткәйләр риза булса...

–Әткәйләрең белән сөйләшергә озакламый яучы җибәрермен.Син шуңа ризамы?

–Риза ,–диде кыз пышылдап кына.

–Ләйлекәй,–диде бәхеттән дөпелдәп типкән йөрәгенә кызны кысып кочаклап үпкәч.–Беркайчан да үкенмәссең!

                            ***

Маһинурлар урап килде, кунак кызлар керергә ашыктылар.

–Кызлар ,сез әле монда озак торасызмы?

–Ю-ук, утырмага килмәдек, иртәгә иртүк китәбез,–дип җаваплады Маһинур.

–Үзем илтеп куярмын, –диде Мирзагали,– әзерләнеп торыгыз.

Мондый сүз  чыккач, инде кереп китсәң дә була! Маһинур апасының беләген  каты итеп кысты:  булды, янәсе!

Кереп яткач, кызлар байтак вакыт пышылдаштылар.Кич клубта булганнар турында да , егетләр турында да.  

 

                                  * * *

Мирзагали  гадәттәгедән алда  торып, кәнүшнигә китте. Атларын барлады, утлыкларга арпа саламы салып чыкты. Һәр иртәдә башкара торган эшләре бүген бәйрәм кебек тоелды. Җанын борчыган бик җаваплы, катлаулы  сорауларны чишкәндәй, шатлык тойды егет. Тәвәккәлли – Ләйлекәйгә өйләнәчәк!

Тимеркүк  айгырны җигеп, күршеләренең капка төбенә килеп туктады.

Кызлар әзерләнеп торганнар, тиз генә чанага, кабарып торган салам өстенә чыгып утырдылар. Көнкүрмешкә туры юл – урман аша. Төн караңгысы  таралмаса да, урман яп-якты:  агачларны бәс сырган. Җәяү йөрсәң, ике авыл арасы байтак җир инде – биш чакрым, тик Мирзагалинең айгыры күз ачып йомганчы диярлек китереп җиткерде.

–Кайда туктарга?–дип сорады авылга кергәч.

–Ә-ә-нә, чишмә башында! – Ләйлекәй, ап-ак бияләйле кулы белән морҗасыннан төтен күтәрелгән  өйләрен төртеп күрсәте.

Кызлар рәхмәт әйтеп чанадан төштеләр. күңел өчен генә:

–Әйдә, өйгә кереп җылынып, чәй эчеп чык,–дигән булдылар. (Алла сакласын, керә күрмәсен, өй тулы бала-чаганың урыннары да җыештырылмагандыр, әле барысы  да торып та бетмәгәннәрдер!)

–Рәхмәт, кергән чаклар булыр әле! Ләйлекәй, онытма, вәгъдә – иман! –диде егет, кызның фикерен ныгыту өчен.

–Син дә онытма!

Егет “ялт!” итеп кенә кызны кочаклап үпте дә, чанага уңай гына  кырын ятып, атына  сызгырып җибәрде. Ат, торган җирдән, ыргылып  чабып китте. Чана артыннан тузгыган кар көлтәсе  сибелеп калды.

Ләйлекәй  баскан җирендә  кыймшана алмый торды. Тимеркүк айгырда җилдәй җилдертеп киткән егетне, дугадагы чөелдерекнең  чыңлавы ишетелмәс булганчы карап калды.

Түтә- әй, Мирзагали турында уйлыйсыңмы?

Ләйлекәй урыныннан кузгалды, кече капканы ачып ишек алдына керделәр.

                              ***     

ДИМЧЕ

Өмәдән соң  күп тә үтмәде, Акхуҗадан Җамалия түтәйләре килде.

–Җәйдән бирле күренгәнең җук ие, ничекләр килергә булдың, рәхмәт җаугыры!–дип каршылады әнкәләре.

–Бик киләсем килә дә бит, бушап булмай, –дия- дия, күчтәнәч  сузды.– Мәле, бәләкәй генә күчтәнәч.

Утырышып дога кылдылар

–Кызлар кая соң әле?

Эштә, фермага киттеләр, бозау карайлар. 

–Алай икән... Миңнебәдәр, мин  бик олы эш белән килдем бит әле сезгә.

–Ниндәй эш микән?Без эшләрлекме ?

–Анысын  үзегез хәл итәрсез инде. Ләйлебәдәрне безнең күрше җегете ошатып калган бит әле. Сөйләшеп кайт әле дип, китереп куйды.

Кыз әнкәсе бу яңалыктан әллә  нишләде: буыннары йомшады, авызы кипте, чигәсендә кан тамырлары лепелдәде...Бераздан борчылганрак тавыш белән:

Кем соң ул? Кем баласы? Ниндәерәк кеше? диде.

Атасы үлде, анасы, ике энесе бар. Мирзагали калхузда күнних булып эшләй. Тырыш җегет инде. Кулыннан килмәгән эш җук. Тик.. шунысы бар – катынын  аерып җибәрде. Өч җәшлек малае бар.

Миңнебәдәр ишеткәне турында уйга калды. Хатын аерган кеше турында уйланырлык шул. Аерылышуның сәбәбе кемдә икәнен  кем белсен? Таяк ике башлы бит...

–Сүләсәм гөнаһалы булырмын инде, шулай да әйтмәй булмай – дөнҗа көтә  торган түгел ие катыны. Без күрше булып җәшәдек бит инде, күреп тордык: эш рәте белмәй ие.

–Бер нәмә дә әйтә алмаем. Атасы ни әйтер, Ләйлебәдәр ни дияр...Кызлар эштән кайткач сүләшербез.

Караңгы төшүгә олы гаилә җыелышып бетте: кечкенә өй тыгызланып калды.

Олы казанда пешкән ашны ике табакка салып, сәкедә ике табын әзерләп, тезелешеп утырдылар. Тегермән ташы чаклы эпекәйнең кыерчыгы гына калды. Җамалия туганының гаиләсенә кызыгы та, сокланып та утырды: ике чибәр кызлары, аралары икешәр генә яшьлек биш үсмер малайлары эпекәйне дә, ашны да урып куйдылар. Җамалия кияүгә чыккач, бер кыз тапты да, яңадан авырга узмады, шул бер бала белән калдылар. Ире  шуңа күрә еш кына сүз итә.

Чәй янына өлкәннәр генә утырды. Маһинур белән Ләйлебәдәр өйдәге эшләрне карадылар, малайлар кайсы-кая чыгып тайдылар.

Җамалия  килүенең сәбәбен Әбуталипка тагын кабатлады. Бу яңалыкны  ишеткәч, Ләйлекәйнең шатлыгы эченә сыймады: үзе турында сүз барганны тыңлаштырып  савыт-саба юа, әтисенең җавабын көтә.

Әбуталип тиз генә сүз башламады. Ләйлебәдәр әтисенең яраткан кызы. Эшчәнлеген әйтеп тә торасы юк: булган, уңган. Аның өстенә, андый да йомшак, яхшы күңелле бала булмас! Һәрбер җан иясенә миһербанлы. Шул баланы ничек хатын аерган адәмгә бирәсең? Җүнле кеше хатын аермас!

–Ләйлебәдәр әле сазаган кыз түгел, үз ише табылыр”Үги бала асраган – авызы-борыны кан булыр, үги бозау асраган – авызы-борыны май булыр”,– дигәннәр бабайлар. Минем сүзем шул.

–Әткәй! Мин ул баланы жәллим! Берәр усал үги ана килсә, ул малай нишләр?! Мин риза! Миңа  Мирзагали ошый! Ул начар кешегә ошамаган!–диде Ләйлекәй

–Ошай! Ошаганнар күп булыр! Син каян беләсең, маңгаена язылмагандыр бит әйбәтлеге?!

Бу юлы Җамалия сүз кыстырырга булды:

–Начар  кеше түгел! Начар булса килеп җөрер ием мени? Мин  үз туганыма дошман түгел лә юньсез кешегә димләргә! Әйтәм бит, эшчән, үзе эчмәй, тартмай. Кулыннан килмәгән эше юк !

Әбуталип каты торгач, Ләйлекәйнең коты чыкты.

–Хатын аерган кешегә ышаныч юк! Андый чуар йөрәкле адәмгә Ләйлебәдәрне бирә алмайбыз. Минем сүзем шул!

                                                ***

Ләйлекәй мондый каршылык көтмәде, әткәсе белән әнкәсе ризалык бирерләр дип уйлады. Әткәен дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше дип саный иде, башка кешеләрнең аталары кебек балаларына кул күтәреп сукмады... Акхуҗадан кайтканнан бирле үзенең бәхетенә шатланып йөргән кызга атасының карары үлемгә тиң булды.

–Әткәй! Мирзагалигә бирмәсәгез мин башка беркемгә дә чыкмыйм!дип, елап җибәрде.

–Әле син берни аңламайсың!  Күрә торып сине җәберләргә бирә алмайбыз!

                                             ***

Җамалия алып кайткан хәбәрдән Мирзагали дә пошаманга төште. Хатын аерганын  белгәч бик теләп риза булмасларын истә тотса да,  кардәшләрен яучы итеп җибәргәч,  ризалашырлар, Җамалия карчык күрше егете өчен тырышыр, кияү буласы кешенең нинди икәнен аңлатыр, ризалыкларын алыр  дип өметләнде. Мирзагали үзенең бәясен белә : ялкаулардан, булдыксызлардан түгел! Кулыннан килә: нинди эшкә тотынса да ут уйната! Күп укырга туры килмәсә дә, мәнсез дә, мокыт та түгел.  Хатын аерган дигән яманаты  булмаса, теләсә кайсы ата-ана кызларын берсүзсез бирер иде.

Мирзагали үз вәгъдәсеннән чигенергә уйламый да! Нияте киртәгә очрагач, егетнең карары тагын да ныгыды: барыбер Ләйлекәйгә өйләнәчәк! Риза булмасалар, урлап алып кайтыр!         

                                          *** 

Яучы килеп киткәннән соң Әбуталипларның йорты шомга батты, шатлык качты. Ләйлекәй яшереп елады да елады... Маһинур, апасын кызганып, юату әмәлен эзли, әтисенә ачуы килә. Гомергә булмаганны, атасына каршы дәште. Апасын бу газаптан коткару юлы бер генә! “Мирзагали килми калмас, ничек тә очраштырырга кирәк!”– дип уйлады.

Атна-ун көн үзен  ярәшелгән кыз итеп тоеп йөрде Ләйлекәй. Җамалия карчык кире җавап белән кайтып киткәч, мәңгегә ялгыз калгандай булды, Акхуҗа кызларыннан көнләште: араларында Мирзагалигә кызыгып йөрүчеләр күптер дип, йөрәге янды. Мирзагали сораса, кияүгә чыгарга риза булмаган кыз юктыр!

Бер кичне Мирзагали атын Көнкүрмештәге кардәшләрендә калдырып, таныш йорт тирәсендә сөйләшенгән сәгатькә кызларның чыгуын көтте. Чишмә башындагы яфраклары коелып бетмәгән юан имән артына яшеренгән Мирзагали  кызлар капкадан чыгуга алар янына йөгерде!

–Ләйлекәй!

–Мирзагали!

Мирзагали кызны кочагына кысты, Ләйлекәй егетнең күкрәгенә сыенып елап җибәрде... 

–Ярый, сез сөйләшегез! – Маһинур, гашыйкларга комачауламас өчен, китәргә ашыкты.– Монда тормагыз, әткәйләр сизәр! Мин клубта булам, шунда килерсез.

Алар карт имән артына ышыкландылар.

–Ләйлекәй, мин сине алырга дип килдем! Ат Габдрахман абзыйлар ишек алдында, толып чанада! Никах укытырга мулла белән сөйләштем. Барасыңмы?! –Мирзагали кызны урларга дигән ныклы ният белән килде.

–Ничек?! Әткәйләрнең фатихасын алмыйчамы?! Юк, мин куркам! Ябышып чыккан дип, рисвай итеп сөйләрләр! Әнкәйләр рәнҗер! Ата-ана фатихасыннан башка ярамас!

–Никахтан соң фатиха бирми калмаслар әле!

–Юк-юк,синең әнкәң дә моны ошатмас! Минем кешечә, күңелле итеп кияүгә чыгасым килә!

–Алай булгач нишлибез соң?

–Белмим...Әткәйләр белән тагын сөйләшергә кирәк! Үзең безгә кил! Үзең сөйләш!

Ләйлекәйнең башына килгән бу фикерне кызның кайнар мәхәббәте пышылдагандыр! Аның уенча, атасы Мирзагалине күрсә, каршы килеп тормас, риза булыр, чөнки Мирзагали кебек егет дөньяда  сирәктер!

Дәвамы бар....

Роза Хәбибуллина, язучы.

Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: