Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Җылы оя. ( Кызыл чыбылдык)

Беренче кичне үк Ләйлебәдәр  сәкенең үзләре йокласы башына Мирзагали белән бергәләп шакмаклы кызыл чыбылдыгын элде. Чыбылдык – дүрт стеналы, түбәсе ябык, киҗе-мамыктан сугылган...

(Повесть.)

Беренче кичне үк Ләйлебәдәр  сәкенең үзләре йокласы башына Мирзагали белән бергәләп шакмаклы кызыл чыбылдыгын элде. Чыбылдык – дүрт стеналы, түбәсе ябык, киҗе-мамыктан сугылган... куыш. Ике яшүсмер энеләре, кечкенә Мөхәммәтнур белән кайнана да шул ук озын сәкедә йоклавын уйласаң, чыбылдык яңа кавышкан ярларның мәхәббәтен чит күзләрдән яшерер, саклар өчен уйлап табылган ... оя. Бәхет оясы. ..

 Ләйлекәй белән кызыл чыбылдык эчендә татлы ләззәт кичергәндә, яшь кияү беренче өйләнүен искә төшереп, хәзергесе белән чагыштыра. Хатын-кызларны бөтенләй белмәгән икән бит! Барысы да бериш дип уйлаган! Бериш түгел икән! Табышмак икән ул хатын-кыз! Аңлап бетерә алмаслык !

Өйләнгәндә Наҗияне яраткан кебек иде. Ошый иде, тик яши башлагач, якынаясы урынга, читләшә бардылар, җылытмады, ачылмады аның җаны Мирзагалигә! Йомык иде, иркәләнмәде, дөньяга нигә килгәнен аңламаган кебек, шатлана, сөенә белмәде. Мирзагали үзе дә йомылды, бәлки ул үзе гаепледер? Тормыш авырлыгы, җитмәүчелек басты бугай! Җитмәсә дә, гел шул турыда гына уйлап, кайгыга батып яшәп булмый бит инде! Ләйлекәй бөтенләй башка! Ул сөенә дә, куана да!  Иң кыйммәтлесе –ярата, иркәләнә белә... Әле бер хатын-кызның да Мирзагалине бу чаклы үзенә тартканы, күңелен биләп, мондый көчле хисләрне уятканы булмады. Бал кортлары баллы чәчәккә очкандай, аның да күңеле Ләйлекәйгә тартыла!

***

       

Ләйлекәй нишләптер иртә уянды. Мирзагали  уң кулы белән аны кочаклаган да, йөзтүбән йоклап ята. Хатын иренең таза беләкләренә, иңсәләренә сокланып, “күз тимәсен!” дип куйды. Җылы түшәктән торасы килмичә, иренең кочагында  ятканда,  чыбылдык почмагыннан  нечкә генә җеп сузып, кеп-кечкенә кара нокта аның өстенә төшкәнен күрде.Үрмәкүч ! Бәләкәй генә үрмәкүч аңа ниндидер хәбәр китерә! Хатын моның хәбәр икәненә шикләнми ! Ходаем, әйбәт хәбәр булсын!

Үрмәкүч юрган өстенә төшкәч, Ләйлекәй аның юлына кул аркасын куйды. Кечкенә җан иясе  аның кулына үрмәләде.

–Нишләп йөрисең, бәләкәч? Нинди хәбәр китердең? Бар, юлыңда бул!– дип, чыбылдыкны күтәреп, стена мүгенә  җибәрде.

Берничә көннән үрмәкүчнең нинди хәбәр китергәне ачыкланды : Ләйлекәй балага узган иде.      

Бу куанычлы яңалыкны иренә әйтергәме, юкмы, дип уйланып йөрде. Ике - өч көннән, инде үзе тәмам ышанып беткәч, ире кочагына сыенып, пышылдады:

– Мирзагали, без ишәергә торабыз...

Ире, аңышканчы, бер генә мәл сүзсез калды да, йокы ләззәтеннән айнып бетмәгән, йомшак, назлы хатынын кысып кочаклады.

–Ләйлекәй! Безнең уртак балабыз!

–Син кемне телисең? Малаймы, кызмы ?

–Миңа кем булса да ярай! Кыз булсын – сиңа  ошаган чибәр кыз тусын! Ул шатлыктан кабынып, кайнарланып, хатынын үбә башлады.

                                        ***

                 НАҖИЯ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Үзенең  әни булырга җыенуын белеп сөенгәч, Ләйлекәйнең  башына Мирзагалинең беренче хатыны турында уй төште.  Ул да шулай көткәндер, малай тапкач, сөенгәндер. Ничекләр итеп сабыен калдырып киткәндер? Мөхәммәтнур әнисе турында уйлый микән? Сагына микән, мескенкәем? Нишләп моңа чаклы бу турыда башыма килмәгән ?

Ләйлекәйнең күңеле тынычсызланды, эче яндыНаҗияне дә, Мөхәммәтнурны да  кызганды

Икесе генә чакны туры китереп, Мөхәммәтнурдан сорады

Улым, Наҗия  әниеңнең килгәне бармы ?

Малай аптырады, ни дияргә белмәде.

Әнкәеңне хәтерлисеңме? Күрәсең киләме? – Баланың мөлдерәп торган кара күзләре олыларча уйчанланды. Әнисенең йөзе, кыяфәте томанлана, онытыла башлаган иде. 

– Икәүләп әнкәң янына барабызмы? –Уйчан күзләр  яктырып, көләчләнде, ризалыгын белдереп, башын селкеде.

Ләйлекәйнең кая барырга җыенганын белгәч, Мирзагали аптырады.

Иргә чыккан бит инде ул . Баласы да бар  ди.

Булсани! Мөхәммәтнурның әнисе бит ул! Сагынмыйдыр дисең мени ? Илтеп куй!  Җир читендә түгел лә! Егерме биш чакрымда яшәп, күрешми дә торырга !

                                          ***

Ләйлебәдәр белән улы килеп кергәч, өйдәгеләр бер мәлгә исләрен җуйгандай булдылар. Ничек барып керәсен, ниләр әйтәсен алдан ук уйлаштырып килгән булса да, ят кешеләр өендә Ләйлебәдәр югалыбрак калды.

–Исәнмесез! Менә, Мөхәммәтнур белән сезгә кунакка килергә булдык. Көн матур, җылы, юл өзелгәнче килеп китик дидек...

Наҗия һушына килеп, ишек төбенә  ташланды, улын кочаклап, күкрәгенә кысты , чишендерә  башлады..

–Түргә уз!–диде Ләйлекәйгә.

Чишенеп, киемнәрен элеп, сәкедә бишек тирбәтеп утырган олы яшьтәге хатын белән ачык итеп исәнләште. Күчтәнәчләр төенчеген аңа тапшырды. Карчык бу яшь матур хатын килене Наҗиянең беренче ире Мирзагалинең хатыны икәнен аңлады.

–Мөхәммәтнурның  энесеме, сеңлесеме бу бәләкәч?

–Энесе,– диде карчык .

Улын чишендергәч, Наҗия кочагына алып күтәргән иде, малай әнисе кочагыннан шуып төште дә, Ләйлекәй янына барып басты. Улының аннан ятсынуы иде бу. ”Миннән бизгән!”–дип уйлады, ачынып.–Оныткан!

–Олы малай бит инде безнең Мөхәммәтнур! Кил монда, апаең янына. Кара әле ничек үскән! Озакламай  синең белән бергә чаба башлар !

Малай сәке янына килеп, күз кырые белән генә бишеккә  карап алды. Аңа өй дә ят, таныш булмаган әби дә чит, шуңа биредә рәхәт түгел иде. Сабый күңеле карчыкның салкын карашын сизде, Ләйлекәйгә сыенып, пышылдады:

–Әнкәй,  өйгә кайчан кайтабыз?!

Мөхәммәтнурның ”әнкәй”дип пышылдавын ишеткән Наҗиянең йөрәгенә кадалды бу сүз! Аның улына, аның газизенә чит хатын әни, ул  якынрак! Наҗияне белми дә, оныткан... Наҗия киткәндә ике генә яшь тулган иде... Нигә килгән бу хатын ?  Иренең элекке хатыныннан аңа ни кирәк?  Ни калган аңа монда?! Балаңны үзең кара!–дип китергәнме?

Үги ана кулында яшәгән улын энә күзеннән үткәрде, тик  малайда  ятимлек тә, мескенлек тә күрмәде: баланың өсте  чип-чиста, аягында бәрән йоныннан бәйләнгән ап-ак оекбаш,  үзе тупчындай.

Наҗия  самавырга су салып, кайнарга куйды. Өйдә уңайсыз тынлык урнашты. Наҗиягә да, каенанасына да бу хатынның  килүе сәер тоелды.

Ләйлебәдәр сак күңеле белән биредәге шикчел, салкын карашны тойды.

–Без килгәнгә аптырамагыз, юл уңае туры килгәч, кереп чыгыйк, Мөхәммәтнурны сагынгансыңдыр дип уйладым.

–Сагынганыем,–диде Наҗия. Күкрәгенә җыелган авырлык кайнар яшь булып түгелде. Яулыгын битенә каплап тавышсыз гына, тыелып кына елады.

Шул чак өйалдында нәрсәдер дөбердәп, шалтырап төште, сүгенгән тавыш ишетелде дә, ишектән  ир кеше килеп керде. Ул исерек иде. Ишек төбендә чайкалыбрак торды да, алпан- тилпән түргә китте. Лып итеп сәкегә утыргач, таныш булмаган хатын белән малайны күрде. Хатынга тонган күзләре белән озак кына карап торгач, җирәнгеч авызын ерып елмайды. Нәрсәгәдер төшенде бугай, йөзе үзгәрде, кыргый усаллык белән акырып җибәрде:

–Нәмә, малайдан котылырга уйлайсызмы? Кирәк түгелме? Безгә дә кирәкмәй Мирзагали көчеге!

Ләйлекәй куркудан агарып катты, коты очып, Мөхәммәтнурны кочаклады.

Бишектәге бала  уянып, елый башлады.

–Вагыйз, кычкырма, баланы куркытасың!–диде карчык.

Ләйлекәй  киемнәрен алып, тиз-тиз баланы киендерде, үзе дә киенде. Наҗия кычкырып елый башлады.

–Исән булыгыз, мин болай булыр дип уйламаган ием, бала үз әнкәсен онытмасын дигәнием! Гаеп итмәгез!

Салкын һавага чыккач, хатын җиңел сулыш алды, Артларыннан йөгереп чыккан Наҗия  улын кочаклап үпте дә:

–Ләйлебәдәр, килүеңә рәхмәт! Улымны нык сагынганыем! Нәмә эшләйсең соң, бәхеткәйләрең булмагач! Вагыйз баланы сыйдырмады, шуңа күрә улымны Мирзагалидә калдырдым!

Улыкаем, мине онытма! Ләйлебәдәр әнкәңнең сүзен тыңла!

         

–Җай чыкканда  улыңны күрергә безгә килгәлә. Мин бит сине аертып чыкмадым. Мин дә, бала да гаепле түгел. Сагынганда  кил, ишегебез дә, йөзебез дә ачык булыр!–диде  Ләйлебәдәр киткәндә.

Улы утырган чана күздән югалганчы  басып торды мескен ана...Йөрәге  яна, күзен яшь томалаган иде...

                                                  ***   

Ләйлекәй белән улын озаткач, Наҗия кая барырга, нишләргә белмәде, аның өйгә керәсе ,исерек ирен күрәсе, ишетәсе килмәде. Гаҗизлек биләп алды: ник бу дөнья болай мәрхәмәтсез?! Нигә ул бу кадәр бәхетсез?! Ничек итеп чыдарга да, ничек яшәргә?! Нинди гөнаһларым өчен бу газаплар? Әнкәй миңа бәхет теләмәде микәнни?!

Егерме биш яшьлек хатын үткән гомерендә искә алып юанырлык бер якты истәлек  таба алыр иде микән?

Бала чактан ярлылыкта үсте, уйнап-көлеп йөрү тимәде,  шуңадыр, боек, йомык булды. Кыз булып җиткәч тә, өсте- башы начар булгач, кеше арасына керә алмады, оялды. Югыйсә башкалар да әллә нәрсә кимиләр иде, кыюсызлык комачаулагандыр инде: үзен ким санады. Тора-бара холкы йөзенә чыкты: һәрчак күңелсез, боек булды. Болытлы күккә караганда, кояшлы күк гөмбәзенә шатлана бит кеше! Якты йөз дә шулай – үзенә тарта! Елмайганга карап елмаясы килә, елмайган йөз җанны җылыта!

Мирзагали белән дә шулай булгандыр. Наҗия яраткан иде Мирзагалине, тик үзенә тигән бәхетне саклый алмады. Чибәр иреннән үзен ким санадымы, ояла иде, ялангач калса, тартына, дәрте кабынган иреннән тәнен яшерә. Югыйсә Наҗиягә да Ходай хатын-кызга хас нәфислекне биргән, барысы да урынында.

Аралары суынгач, иренең яратмый башлаганын сизде Наҗия.  Бервакыт Мирзагали ачуы кабарып, ярсып диярлек, Наҗиягә кычкырды:

–Син нигә гел ата-анаң үлгән кебек кара коелып йөрисең? Сиңа ни җитмәй?– диде – Туганыңа үкенәсеңме? Ник азрак дөньяга кеше кебек күзеңне ачмайсың? Ник үзеңне карамыйсың?  Тормыш гел кайгыдан гына тормай бит, матур яклары да бар!

Мирзагалидән киткәннән соң, тормышы тагын да катлауланды. Малаен ияртеп кайткач, ата-анасы да , энесе белән киленнәре дә артык кашык икәннәрен сиздерделәр. Кечкенәдән ул иркәләү, ярату күреп үсмәде. Ирдән кайткач ата- анасы  хәленә кермәде, киселгән телем дип санадылар.  Хатыны үлгән Вагыйз сорап килгәч, кияүгә чыкты. Тик Вагыйз Мөхәммәтнурны ияртеп алырга риза  булмады. Ата-анасы да баланы алып калмадылар, ризалашмадылар. Нишләсен Наҗия? Энесе белән килене типкесендә ничек яшәмәк кирәк? Малайны  әтисенә җибәрүдән башка юл калмады. ”Үз атасы, үз әбисе,– дип уйлады хатын, анда Мөхәммәтнур  кадерле иде...

Уйлары тагын Ләйлекәйгә кайтты. Баласын  күрергә  үзләренә дә чакырды, ачылып, йомшак итеп сөйләште дә... Тик  Наҗия Ләйлекәйнең керсез шәфкатьле күңеленә ышанып бетмәде...

                                       ***

 

Тормышта күзгә күренеп бер ни дә үзгәрмәде, тик Ләйлекәйнең күзләрендә серле, бәхетле канәгатьлек пәйда булды.      

Иртүк фермада сыерларын карап, савып кайта да, өйдәге эшләргә тотына. Җитез ул – ни арада мичен агартып чыга, атна саен идәнне я кырып, я комлап ышкып юа, шуңа күрә  ярлы гына бәләкәй өй чиста, якты гүрнәчә кебек тоела. Ләйлекәй каенанасына бик рәхмәтле: эштән кайтуына өйгә ягылган, ашарга пешкән. Аз сүзле, йомыграк Гарифә киленен үз күрде, игелекле бала икәнен аңлады. Беренче хатыны белән аерылышулары өчен кайгырып, борчылып, үзеннән дә гаеп эзләп интеккән хатын, улы белән бу килененә Ходайдан  бәхет-сәгадәт сорады.

Роза Хәбибуллина, язучы.

Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: