Мөслим-информ

Әдәби мизгел. Минзәлә тоткыны ( икенче бүлек)

Шушы юклык заманда да Рәйханә балаларының атасын сакларга тырышты: ашның куерагын салды, боламык пешерсә, күбрәк майлады, кышын сарык суйсалар, калҗаның зуррагын аңа бирде. Шулай итмәсәң, ир кеше хәзер йончый – дөньяны ул сөйри бит, эшнең авыры аның җилкәсенә төшә.

Икенче бүлек

Шушы юклык заманда да Рәйханә балаларының атасын сакларга тырышты: ашның куерагын салды, боламык пешерсә, күбрәк майлады, кышын сарык суйсалар, калҗаның зуррагын аңа бирде. Шулай итмәсәң, ир кеше хәзер йончый – дөньяны ул сөйри бит, эшнең авыры аның җилкәсенә төшә. “Мескенкәемне бер гаепсезгә төрмәгә ябалар... Шушы суыкта алып китәләр, салкын тимәсә ярар иде! Яшь түгел бит инде! Ходаем, рәхмәтләреңнән ташлама! Исән-имин кайтырга насыйп ит!” 
Кешеләрдән кыенсынып кына хушлаштылар. 
– Си-и-ин, безнең өчен борчылма, үзеңне сакла! Без әле үзебезнең өйдә, җан биргәнгә җүн бирер! – Рәйханә төенчеген иренә сузды. 
Атлар кузгалды. Ире утырган чана урам борылышына кереп югалганчы, иреннәре “Аятел көрси” не пышылдады... Хатын, аяклары җиргә ябышкан кебек, кузгалып китә алмый торды. Иңсәләрен әллә нинди авырлык басты. Бу авырлык ялгызлык хисе иде. Ул хуҗасыз, яклаучысыз калды. Җиде баланы үстерү җиңел булмаса да, Хәкиме ышыгында дөнья мәшәкатьләрен бергәләп тартканнар... Менә хәзер барысы да аның үзенә кала. Ходаем, берүк исән-имин генә кайта күрсен! 
Хәкимнәр Минзәләгә төнлә генә килеп җитте. Төрмә сакчыларына тапшыргач, Гыйльфан, авылдашын кызганып, җылы сүзләр әйтергә теләде, тик юатырлык сүз каян тапсын! Төрмәгә китерде бит. 
– Җарар, кордаш, бигайбә, исән-имин кайтырга җазсын сиңа. Сау бул! 
Юлда алар ара-тирә сөйләшеп, үткәннәрне искә төшереп бардылар. Монда кергәч, аларны упкын аерды: Гыйльфан Мөслимгә, гаиләсе янына кайтып китәр, ә ул... Хәкимнең документларын укыган сакчы: 
– Әйберләреңне бушат! – диде. Төенчектәге бозланып каткан ипи, пешкән бәрәңгеләр, берничә йомырка шакылдап өстәлгә тәгәрәде. Алмаш күлмәк-ыштаннан башка әйберсе юк иде. 
Аның артыннан ишекне шалтыратып бикләделәр. Үзенең кая килеп эләккәнен яңа гына аңлагандай, һушына килә алмыйча, чишенмичә, кыймылдамыйча бик озак утырды. Эченә җылы кермәде, тәне генә түгел, җаны да бозланып каткан кебек. Рәнҗүле күзләре камераны айкап чыкты: сасы, салкын, түшәмдәге тимер рәшәткәгә төрелгән лампочка аз гына кызарып тора. Икешәр катлы сәкеләрдә сакал-мыек баскан ябык, шәүлә кебек кенә күренгән ирләр янында кырып алынган олы башлы, озын калын гәүдәле Хәким нык аерылып тора. Аларның нәселе тумыштан эре сөякле, кара җиргә сабанны батырып тота торган олы каты куллы. Аталары Галим карт – яшь чагында, сүз ярыштырып, бия астына кереп, ат күтәргән кеше. Малайлары, аталары кебек үк булмасалар да, ныклы, егәрле. Биш бертуган агай-эне арасында Хәким атасына иң охшаганы. Холкы да шулай: үз сүзендә торыр, үзен дә, туганнарын да кыерсытырга бирмәс, баш имәс. Менә шундый хөр холыклы кеше төрмәдә ничек түзәр? 
Чамасыз арыган булса да, йоклый алмый газапланып ятты. Монда Рәйханәнең йомшак түшәге юк. Аның өстенә, авыр уйлардан бәгыре телгәләнә. “...Җарар, сугыш заманына күрә, закун шулай каты булсын ди. Ә Сирайга мине сатып, төрмәгә җибәреп ни җава? Нәрсә ота?! Начальникка ярарга тырышуымы? Кешегә этлек ясап, тәм табамы? Җегерме минут эчендә ут чыкмаган бит! Җарар, кайтыйм гына, ул кәбихнең күрмәгәнен күрсәтермен әле!” Шушы төзәтә алмаслык хәл, игәү кебек җанын игәп, борчып торды. Җитмәсә, үтереп куллары сызлый башлады, өшегәннәр бугай. Бик озак җәфаланганнан соң гына бичара ристан тынычсыз йокыга талды. 
Гадәт буенча, Хәким иртә уянды. Тормакчы иде, төрмәдә икәнен аңлады. Караңгы. Көн саен иртән иртүк торып, ихатада эшләргә күнеккән ир менә шулай тик ятуны коточкыч бәхетсезлек дип тойды. Кайры туныңны киеп, ишегалдына чыгып, салкын саф һаваны күкрәгеңне тутырып сулап, малларга җәй исен саклаган печән салып кергәч, хатының кайнаткан самавырдан кайнар чәй эчү нинди бәхет булган икән! Кеше үзенең нинди бәхетле икәнен дә, бәхетенең кадерен дә аңламый яши икән. “Балалар әле йоклыйдыр. Рәйханә торгандыр, мичкә ягып җибәргәндер. Мичне томалагач, бәрәңге тәгәрәтер”. Алтынсу кабыклы тәгәрәткән бәрәңгене балаларның пешенә-пешенә ашауларын күз алдына китерде, авызына су җыелды, шул кайнар бәрәңгене сагынды, ашыйсы килде. Баш астыннан хатыны җибәргән төенчекне капшады. Йомры ипидән җилләр искән! Урлаганнар! Ипидән кыерчык кына калган. Үзенә дә өлеш чыгарган каракларга ачуы бераз басыла төште.

Бәрәңге кырып пешергән ипидән әчкелтем хуш ис килә иде. “Умачка дигән оннан пешергән, – дип уйлады. – Рәйханә сакчыл, күптән ипи салганы юк, тик гаиләне туйдырырга җаен таба: яз саен күп итеп бәрәңге, кабак, чөгендер утырта. Мичтә пешкән бәрәңгене дә, кабакны да, чөгендерне дә бала-чага сыпырып куя”. Өе турындагы уйлар җанын җылытты. Авызында ипи тәмен тоеп ләззәтләнде, валчыгын да коймый ашап бетерде. Юка гына кыерчык ир кешегә ни ул! Хәким хәзер бербөтен ипи ашап бетерер иде. 
Аның күз алдына кояштай кызарып пешкән ак калачлар килде. Әнисе Сәгыйдә, мич капкачын ачып, кабарып пешкән калачларны ипи көрәге белән мичтән алып, өстәлгә тезә дә, каз канатын суга манып, аларның өстенә сөртә – кызарып пешкән калачлар ялтырап кала. Өйгә дөньядагы иң тәмле ис – ипи исе тарала, борынны кытыклый. Ул калачларны әниләре сатарга пешерә. “Галим калачлары” Мөслимдә дан тота иде, дип, хәзер дә сөйлиләр. Әтиләре калач сатарга Акай Күле базарына йөри иде. Әнкәләре олы гаиләсенә арыш ипие сала, ләкин, сирәк булса да, калач та эләгә иде! Ул бәхет озын гомерле булмады. Җиде баласын калдырып, әниләре яшьли үлде. Әниләре белән тормыш рәхәте дә китте. 
Яктыра башлады. Хәким, тимер рәшәткәле тәрәзә янына килеп, тышны күзәтте. Элегрәк килгәне бар иде Минзәләгә. Шул, базары, төрмәсе белән билгеле инде Минзәлә. Шәһәр дисәң, хәтерең калыр. Әнә, караеп чиркәү күренә, җан иясе юк. Төрмә читтә, биек кирпеч коймалары белән кеше өркетеп тора. Кемнәрнең башкайлары черемәгәндер бу стена эчендә?! Гаеплесе дә, гаепсезе дә! Менә, ул да кичә генә ирекле кеше иде, бүген дөньяны рәшәткә аша гына күрә. 
Әкренләп башка тоткыннар да уянды. Янәшәсендә кечкенә буйлы, авызы-борыны кутырлаган ябык малайны күреп, Хәким аптырады. 
– Улым, сиңа ничә яшь? Нишләп сине монда яптылар? 
– Скоро четырнадцать будет. 
– Татарча беләсеңме? 
– Да, понимаю. 
– Кайсы яктан? 
– Мөслимнән. 
– Кит аннан?! Мин дә Мөслимнән бит! Кайсы авылдан? 
– Приют Шуран. 
– Исемең ничек? 
– Коля. Николай. 
Ачлыктан агарган йөзле, зәңгәр күзле, сары чәчле, сары кашлы малай Хәкимгә кызганыч һәм бик якын тоелды – якташы бит! Ул малайга төенчегеннән бер йомырка алып бирде. 
– Нәрсә белән эләктерделәр соң сине? 
– Когда возили снопы на ток, спрятали ржаной сноп. Поймали, взвесили. Вместе с соломой вышло шестнадцать кило на двоих. Мне дали два года, Сашке пять лет, он старше меня. 
Саламы, кибәге белән сигез кило арыш өчен малайны олылар төрмәсенә тыкканнар. Ябык, бәләкәй, ундүрт яшь бирерлек түгел. Хәкимнең өйдә калган унике яшьлек Хөсәене моннан бер башка олы. Бу бичара рус малаеның язмышы Хәкимне тагын уйга салды. Авылдашлары саткан бит бу ятимне! Атасы үлгән, авыру әнкәсен ашатырга дип урларга мәҗбүр булган бичараны урыс абзыйлар, марҗа түтәйләр төрмәгә китереп тыккан.

(Дәвамы бар....)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: