Мөслим-информ

Данлы комсомолда чыныктык

1965 елның гыйнварында Мөслим, Сарманнан аерылып, кабат мөстәкыйль район булып оешты. Шул елның 30 гыйнварында миңа район комсомол комитетын оештыру йөкләнде.

1965 елның гыйнварында Мөслим, Сарманнан аерылып, кабат мөстәкыйль район булып оешты. Шул елның 30 гыйнварында миңа район комсомол комитетын оештыру йөкләнде.

Беренче эш итеп эре колхоз-совхозларда башка эшләрдән азат ителгән комсомол оешмасы секретарьларын билгеләп куйдык. Алар соңрак идарә членнары, депутатлар итеп сайландылар. Комсомол вожаклары инициативасы белән бик күп яңалыклар кертелде, оештыру эшләре башкарылды. Эшләүче яшьләрнең белемен күтәрү, аларга урта белем бирү максатында күп кенә авылларда кичке мәктәпләр эшли башлады, 200 дән артык комсомол-яшьләр кичке мәктәпләргә тартылды. Аларның күбесе югары уку йортларына керде. Мәсәлән, Югары Табын авылы егете тракторчы Гата Нәҗмиев кичке мәктәптән соң, авыл хуҗалыгы институтында укып, белгечлек алды. Колхозда баш инженер, соңрак “Татарстан” колхозы рәисе булып эшләде. Колхозчылар съездына делегат та булып сайланды. Үз вакытында колхоз комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән егет шулай үсте. 
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан, фронтта үлеп калган райондашларыбызның исемлеген барлап, алар истәлегенә һәйкәлләр төзүдә комсомол оешмалары бик зур эш башкарды, йортларына элмә такталар куелды. 
1966-1970 елларда, Казан химия-технология һәм авиация институтлары студентларының төзелеш отрядлары Мөслимгә килеп, М. Вахитов, “Правда” колхозларында, Яңа Усы, Олы Чакмак, Вәрәшбаш, Михайловка, Мөслимдә фермалар, мәктәпләр төзелешендә эшләделәр, Мөслимдә ике катлы көнкүреш комбинаты һәм урта мәктәпкә янкорма салдылар. Район комсомол комитеты белән уртак килешү төзеп, студентлар белән бик күп мәдәни чаралар үткәрдек. Яшьләрнең ялын оештыруда күп кенә яңалыклар кертелде. 350-400 студент палаткаларда, вагоннарда, мәктәпләрдә яшәде. Алар арасында бернинди тәртипсезлек булмады. Студентларга уңайлы тормыш-көнкүреш шартлары тудырырга тырыштык. Ашату, мунча кертү һәм башка мөмкинлекләр тудыру безгә йөкләнгән иде. Безнең төзелеш отрядлары белән эшләү тәҗрибәсен республика җитәкчелеге дә хуплады. КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев, районга килеп, безнең эшләр белән танышты. Казанда район җитәкчеләрен җыеп, Мөслим үрнәгендә эшләргә кушты. ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре Рәис Беляев, ике көн бөтен объектларда булып, комсомол-яшьләр эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. Аннары өлкә комитеты бюросы членнары, райком җитәкчеләре килде. Республикада “Комсомол авылда югары хезмәт һәм көнкүреш культурасы өчен” дигән девиз астында ярыш игълан ителде. 1966-1969 елларда безгә ике тапкыр Министрлар Советы, партия комитеты, профсоюз һәм комсомол өлкә комитетларының байраклары тапшырылды. Иң зурысы һәм истә калганы – комсомолның 50 еллыгына ВЛКСМ Үзәк комитетының истәлек Байрагына лаек булдык. Байрак 1968 нче елның 28 октябрендә Мәскәүдә Кремльнең Съездлар сараенда тантаналы пленумда тапшырылды. Байрак алырга Мәскәүгә мин бардым. Авыл, шәһәр районнары арасында Мөслим генә иде. Байрак алгач, Мөслим райкомына котлау телеграммасы суктым. 
1968 елның сентябрендә Польша Халык Республикасына бару өчен Татарстанга бирелгән 30 юлламаны комсомолның Мөслим райкомына бирделәр. Чит илгә бару бәхете эләккән кызларны һәм егетләрне колхоз-совхозлар хисабына баштанаяк махсус киемнәр белән тәэмин иттек. Унбиш көн Варшава, Лоджа, Гданьск һәм башка шәһәрләр белән танышып кайттык. Мәскәүдә Кызыл мәйданда фотога төштек. Бик күп истәлекләр белән кайттык сәяхәттән. Кайткач, авылларда очрашу кичәләре үткәрдек. Комсомоллар өчен политукулар оештырдык. Мисал өчен, Иске Карамалыдан укытучы Асия Гомәрова яшьләрнең пропагандисты булды. Укуны югары дәрәҗәдә оештырды, башка пропагандистлар өчен ачык дәресләр үткәрде. Бик күп укытучылар бу эшне бик теләп һәм нәтиҗәле башкарды. 
Алдынгы пионерларны “Артек”, “Бөркеткәй” (“Орленок”) пионер лагерьларына җибәрә идек. Юллама алу өчен чын ярыш барды. Район буенча 40 тан артык комсомол-яшьләр фермалары, механизатор звенолары оешты. Алар да рухланып, ярышып эшләделәр. Иске Вәрәштән Мөхәмәтгали Латыйпов күп еллар алдынгы тракторчы булды. Комсомол сафларында тәрбияләнгән егет-кызлар күптән лаеклы ялда. Алар бүгенге көндә дә активлар, яшьлек дәртләре сүнмәгән. 
Миңа партия кушуы буенча 1970 елның гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәр партия комитетына оештыру бүлеге мөдире вазыйфасында эшләргә туры килде. Кама автомобиль заводы төзелешендә дә, Ак каланы күтәрүдә дә Мөслим егет-кызлары белән бергә горурланып эшләдем. 

1965-1969 елларда Мөслим район комсомол комитетының беренче 
секретаре булып эшләгән Альберт Оленин истәлекләреннән. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: