Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дача амнистиясе шартларын аңлату буенча акция үтәчәк

2019нчы елның 2 августындагы 267-ФЗ санлы федераль закон бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты.

Күпфункцияле үзәктә дача амнистиясе шартларын аңлату буенча акция үтәчәк.

2021нче елның 1 мартына кадәр күчемсез милек объектларының әлеге категорияләре өченрөхсәт документлары таләп ителми һәм җирле үзидарәләргә төзелеш башлану турында хәбәр итү кирәк түгел. Йортны һәм ул урнашкан җирне ничек итеп бик тиз рәсмиләштерергә? Дача амнистиясенә эләкмәгән объект милекчеләренә нәрсә эшләргә? Бушлай консультация вакытында туган сорауларга “Татарстан Республикасы техник бюро инвентаризациясе” акционерлык җәмгыятенең әйдәүче белгечләре җавап бирәчәк. Кирәк булган очракта акция барышында, күпфункцияле үзәктән чыкмыйча гына, җир кишәрлеген межалауны (ул әле милек буларак рәсмиләштерелмәгән булса) яисә йортның техник планын эшләтүне сорарга була. Кирәкле документлар үзең белән булырга тиеш.

28 август – күпфункцияле үзәкләрдә  консультацияләрнең бердәм көне. Консультацияләр 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дача амнистиясе