Мослим

Чүп өчен килешү төзү һәркем өчен дә мәҗбүри

Узган елның 1 апреленнән алып районда махсус машиналар белән чүп җыю системасы эшләтеп җибәрелде. Хәзер район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да көнкүреш калдыкларын чүп машинасына чыгара.

Билгеле, бу төр хезмәт өчен, кеше башына авылларда 28 сум 53 тиен, Мөслимдә 26 сум 49 тиен исәбеннән айлык түләү билгеләнгән. Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе җиткергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә 500гә якын хуҗалык белән һаман да килешү төзелмәгән. Билгеле, килешү булмагач бу райондашларыбыз чүбен дә машинага чыгармый, акчасын да түләми.

Мондый категория гражданнар белән эшләү практикасы чит төбәкләрдә актив кулланыла. Мисал өчен, моннан берничә ел элек мәгълүмат чараларында Әчтерхан өлкәсе Камызак районы судының каты көнкүреш калдыкларын машинага чыгарудан, ә димәк бу төр хезмәт өчен килешү төзүдән баш тарткан гражданинга карата эш ачуы яктыртылган иде. Гражданлык Кодексы нигезендә экологик, санитар таләпләрне үтәр өчен адәм кеше кункүреш калдыкларын утильләштерегә бурычлы. Безнең районда бу гамәл бары тик чүпне машинага чыгару нәтиҗәсендә генә мөмкин.

Район башкарма комитетының юридик бүлеге белгечләре бүген әлеге райондашларыбызга требование кәгазьләре тапшырды. Аның нигезендә килешү төзелмәсә, йорт хуҗасына карата административ хокук бозулар кодексының 306 матдәсе бунча 2 меңнән алып 3 мең 500 сумга кадәр штраф салыначак.

Коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрнең акрын кимүе дә борчый. Кайбер фатир хуҗаларын идарәче компания инде икенче кабат судка бирә. Агымдагы атнада узган киңәшмәдә район башлыгы "бәлки әҗәтне түләп бетерер өчен күпмедер вакыт бирергә кирәктер" дигән тәкъдимен җиткерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: