Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чияләр өлгергән чак

Быел бакчаларда чия нык уңды. Кып-кызыл чияләр тәмам пешеп өлгерде. Хуҗабикәләр, гадәттә, аннан компот ясыйлар. Төрледән-төрле рецептлар белән кайнатмалар да әзерлиләр. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

11 стакан чиягә ярты стакан су салып, 10 минут кайнатырга. Аннары 7 стакан шикәр өстәргә һәм кабаттан 10 минут кайнатырга. Уттан алып, 7 стакан шикәр өстәргә. Шикәр эреп беткәнче болгатырга һәм кайнатып чыгарырга. Кайнатма әзер: банкаларга салып куясы гына кала.
***
Табакка ярты литр су салырга, утка утыртырга. Аңа ярты литр шикәр комы салып, болгаткалап кайнатып чыгарырга. Аннан ярты литр чия салырга. Бу катнашма кайнап чыгуга, тагын ярты литр шикәр комы салырга, аннан ярты литр чия салырга. Бу катнашма кайнап чыгуга тагын ярты литр шикәр комы, ул кайнап чыккач, тагын ярты литр чия өстәргә. Кайнап чыккач, ярты литр шикәр комы салырга, аннары – ярты литр чия. Өч тапкыр шулай аралаштырасыз. Болгаткалап күбеген алып, 5 минут кайнатырга да сүндерергә. 
***
1 стакан су, 9 стакан чия, 13 стакан шикәр комы алына. 1 стакан суны кайнатып чыгарып, шушы суга 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салабыз. Ул кайнап чыккач, шушында ук тагын 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы кушабыз. Бу юлы инде су салырга кирәк түгел. Тагын кайнатып чыгарабыз. Берсе кайнагач, берсен салып, чия белән шикәр комының күләмен 9 стаканга җиткерәбез. Соңгы тугызнчы стаканны салып кайнатып чыгаргач, тагын 15 минут кайнатып, сүндерәбез. Суынгач, кабат 4 стакан шикәр комы өстәп, болгатабыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз.
***
Чияне коры буш табакка салып, салмак утта суты чыкканчы кайнатырга кирәк. Ул лепердәп кайный. Аннан 1 кг чиягә 1,5 кг исәбеннән шикәр комы саласың. Эреп беткәнче болгаткалап торырга һәм сүндерергә кирәк. Аннан стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.
***
1 кг чиянең төшен алып блендерда изәргә. Өстенә 500 г шикәр комы салып, бераз вакытка куеп торырга, суы чыкканны көтәргә кирәк. Аннан соң утка куеп кайнатып чыгарырга, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып тагын 20 минут кайнатырга. 100 г вакланган ачы шоколад өстәп, эреп беткәнче болгатырга кирәк. Әзер кайнатманы банкаларга тутырып, кышка сакларга куялар. Мондый ысул белән әзерләнгән кайнатманы аеруча балалар ярата.
***
Тагын бер үзенчәлекле кайнатма. Кирәк: төше алынган чия – 1 кг; шикәр комы – 900 г; ысланган төшле караҗимеш – 6-8 данә; желатин – 2 аш кашыгы. Чиянең төшен алабыз. Төш җыелып барган тәлинкәне юмыйбыз, ул кирәк булачак. Җиләкне үлчәп карыйбыз. 1 кг төшсез чиягә 900 г шикәр туры килә. Чиягә шикәр комы салып болгатабыз. Салкынча урында 2 сәгать тотабыз. Төшләр җыелып барган тәлинкәдә җыелган сокка желатин салып болгатабыз. Берникадәр вакыттан соң ул бүртәчәк. Шикәр комы салынган чияне сүрән утка куябыз. Кайнап чыккач тагын 5 минут тотабыз да, суытабыз. Кабат сүрән утка куеп, кайный башлавын көтәбез. Караҗимеш өстибез. Кабат кайный башлагач, 30 минут утта тотабыз. Савытны уттан алып, желатинлы чия согын салабыз. Эреп беткәнче болгатабыз. Кайнар килеш банкаларга агызабыз, капкач белән каплыйбыз һәм бүлмә температурасында суынырга калдырабыз. Соңыннан суыткычта суытабыз. Мондый кайнатманы алга таба да салкынча урында сакларга кирәк булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X