Чистарту корылмалары яңара
Күптән түгел район чистарту корылмаларының бер өлешенә ремонт-реконструкция эшләре үткәрелгән иде. Шушы көннәрдә бинаның уң як өлешендә дә реконструкция башланды. Биредә яңа чистарту корылмалары урнаштыру өчен урын әзерлиләр.
Җиһазлар Казаннан кайтартылачак. Кичләрен район үзәгендә начар ис таралу да биредә барган ремонт эшләре белән бәйле. Корылмалар тулы куәтенә эшли алмый, шуның өчен берникадәр тоткарлык барлыкка килә. Реконструкция эшләреннән соң бу проблема хәл ителәчәк, дип вәгъдә итәләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев