Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чиста сайлаулар өчен” корпусы Татарстанда депутатлар сайлауларга әзерлекне башлы

12 августта Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте күзәтүчеләренең “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” укуы старт ала.

12 августта Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте күзәтүчеләренең “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” укуы старт ала. Казанда берничә мәйданчык эшләячәк, шуларның берсе – корпусның региональ бүлекчәсе штабы. Ул Казан шәһәре, Профсоюзная урамы, 13/16 йорты адресы буенча урнашкан. Корпус вәкилләре әйтүенчә, лекцияләрдә һәркем катнаша ала, әмма шулай да өстенлек югары юридик белемлеләргә һәм югары уку йортларының юридик факультеты студентларына биреләчәк. 

Укыту курсларына семинарлар һәм төрле сайлауларда төрле вакытта сайлау участокларында булган конкрет кейсларны карау буенча практик шөгыльләр дә кертелгән. Укуда сайлау хокукы өлкәсендә Россиянең күренекле юристлары тарафыннан эшләнгән методик пособие материаллары да файдаланылачак.

– Корпус күзәтүчеләре эшенең төп принцибы – сәясәткә катышмау, бер кандидатны да якламау, барлык партия һәм кандидатлардан бертигез дәрәҗәдәге дистанциядә булу, – ди Татарстан Республикасында “Чиста сайлаулар өчен” корпусы региональ координаторы Павел Соломонов. – Безнең максат – күзәтүчеләрне сайлау процессының законлылыгын күзәтергә өйрәтү.

Корпус күзәтүчесе административ хокук бозу составы принцибы буенча хокукый бәя башкаруның практик күнекмәсенә ия булырга тиеш. Моннан тыш күзәтүчеләр сайлау участокларында провокациягә омтылу һәм аларга басым ясау очрагына махсус әзерлек үтәчәк.

Киләсе атнада Хәбәрләр картасы презентациясе үтәчәк. Ул НОМ24 Бәйсез иҗтимагый мониторинг платформасында төзелгән һәм 8 сентябрь көнне Россиянең барлык регионнарында төрле дәрәҗәдәге сайлаулар үтәчәк участокларда һәм сайлау комиссияләрендәге хәлләрне чагылдырачак. “Чиста сайлаулар өчен” корпусының Татарстандагы координаторы әйтүенчә, бу – барлык хокук бозулар турында мәгълүмат урнаштырылган сайлауларны күзәтү буенча Россиядә бердәнбер платформа. Татарстандагы мәгълүматны ресурс администраторларына “Чиста сайлаулар өчен” корпусының региональ бүлекчәсе бирәчәк.

– НОМ24 Хәбәрләр картасының төп аерымлыгы – анда урнаштырылачак мәгълүматның 100 процент дөрес булуы, – ди Павел Соломонов. – Алдагы сайлауларда төрле регионнарда хокук бозулар турында мәгълүматның һәркем өчен урнаштырылу очраклары булды. Әмма безнең мобиль бригадалар урынга чыккач һәм алар биргән материаллар эксперт бәяләвен узгач, мәгълүматның классик фейк булуы ачыкланды.

Сайлауларга кимендә бер атна калгач, 2 сентябрьдә корпусның Татарстандагы Ситуация үзәге  ачылачак. Анда корпусның сайлау участокларындагы күзәтүчеләреннән мәгълүмат, шул исәптән корпус күзәтүчеләре төшергән фото- һәм видеоматериаллар тупланачак һәм эксперт-хокукый бәяләү узачак. Ситуация үзәгендә шулай ук эксперт төркеме, Сайлау хокукы һәм процессы үзәге вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр белән эшләү хезмәте дә эшләячәк.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә үтәчәк. Тавыш бирү көнендә республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларда партияләр, бер мандатлы сайлау округыннан кандидатлар һәм иҗтимагый оешмалардан моңарчы күрелмәгән санда күзәтүчеләр эшләячәк – һәр сайлау участогында 25 кешегә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар выборы